Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 73
I
«Кайберәүләр «күчмә халык ул» дип…»
ОглавлениеКайберәүләр «күчмә халык ул» дип
Бутаса да синең тарихны,
Җир эшендә синең, Туган илем,
Меңәр еллык стаж бар инде.
Җир астында күмелеп ята әле
Азмы гасыры синең стажның.
Юк, кыргыйлар түгел,
Йә эллиннар,
Йә хеттлардыр9 синең остазың.
1966
9
Хеттлар – Кече Азиядә яшәүче халык.