Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 71

I
АНТИМИРДА ТҮГЕЛ

Оглавление

Белла Ахмадуллинага

1

Тукай залы.

Халык һәм шагыйрь

Очраштылар тәү кат

Күзгә-күз.

Ике як та

Сүзсез елмайды:

Карасана, нинди үз лә үз!..


Тынып торды, кыймаган сыман

Эндәшергә-исәнләшергә,

Кабатланмас гүзәл гаҗәп мәл

Калсын диптер, бәлки, хәтердә,

Туктап торды…


Антимирда түгел, ә Җирдә,

Шыгрым тулы залда, Казанда

Туктап торды заман күпмедер

Халык белән синең арада,

Исеңдәме шушы гүзәл мәл?!


Аннан… Синең тылсымлы тавыш

Ал чишмәдәй акты да акты.

Сак белән Сок беренче тапкыр

Әйтерсең лә бер-берсен тапты.


Истә һаман шушы гүзәл мәл.

Исеңдәдер, бәлки, синең дә?

Табар ул бер, табар чагылышын,

Тапмый калмас синең шигырьдә…


2

Әхәт агай кызы икәнең

Чатнап тора агат күзеңдә.

Тап түгел бу, сеңел, тап түгел,

Тик матур миң шигъри йөзеңдә.

Ода түгел, Белла, бу сиңа,

Андый чагым күптән таланды.

Син шул яктан күбрәк үз миңа:

Яратам мин һәр чын талантны!


Аргамакны иярли алу

Татаркага авыр эш түгел:

Иярлә дә… Пегас – әдәби

Сабан туйларында чап, сеңел! –

Ат өстендә үскән халыкка

Пегасы да бер дә ят түгел!


Ышанычлы, башлы сеңел син,

Сиңа серне чишәргә мөмкин:

Син дигәндә Пегас суярга,

Рубиконны кичәргә мөмкин!


Синнән яшерен сүзләр юк минем,

Җан капкасы шар ачык сиңа.

Утырыйк әле, әйдә, сеңелкәй,

Туганнарча сайрашып кына.


Модернизм шәкертләренең

Атасы да, алласы да күп.

Чын шигырьгә хезмәтче булыйк,

Анна апаң Ахматова күк!


Модернистка җаный булганчы,

Асрау булу шәбрәк Пушкинга!

Нотация түгел, билләһи,

Киңәш кенә, Белла, бу сиңа…


3

Тарих бирдек менә бүләкләп,

«Татарыңны таны…», янәсе,

Вакыйгасы иске булса да,

Бүгенгечә анда һәммәсе!


Укы, сеңел, ләкин чамала:

Хәтере йомшак никтер Тарихның:

Усал ягын онытмаса да,

Яхшы ягын күрми халыкның.


Модернизм бунтарьларына

Аларга тик ирек бир генә,

Монархистик темалар чәйнәп,

Гайбәт сата алар шигырьдә:


Монархистлар йомышын гүя

Монашкалар рәхмәте өчен

Үтәп,

Азмы әле иҗатта

Басурманлык йонын «тетүче»?..


Җай таба да гүя тибә ул

Бакчадагы сабый балага,

Җиде йөз ел гына… элгәре

Тигәнсез, дип, безнең бабага!..


Шактый кыю колак салалар

Кликушалар биргән наказга.

Нигә шундый кыю булмаска?! –

«Антимир»ы бар ич запаста!..


Космополит алар. Шулай да,

Монархистча яшәп иҗатта,

Шовинистлар заказын үти,

Басурманны туглап китапта…


4 Милли тема – четерек нәрсә ул.

Җитте! Баста! Күчәм общийга…

Юк, «ур-ра!» да, бүтән дә түгел,

Сәлам генә, Белла, бу сиңа…


«Һава ничек, – дисең, – Казанда?»

Санап була сафка, әйбәткә:

Үрчи алмый мондый һавада

Модернистик вирус, әлбәттә.


Илгә күптән таныш нәрсә ич

Модернистлар «азат» формасы:

Фил сөягемени?! – эрзац бит

Ул «башня»ның арматурасы!


Тырыша алар импорт фикердән

Шактый сәер товар ясарга,

Бәлки, юллар табар әле, дип,

Экспортка – «иркен базарга…»


Космополит алар, асылда,

Ә яшиләр Совет илендә,

Кликушалар наказын үтәп,

Кыйбласызлык туглап шигырьдә.


Модернизм кустарьларының

Алласы да, ватаны да күп…

Бизә белик без дә шулардан,

Анна апаң Ахматова күк.


Нигә безгә Анна ападан һәм

Пушкиннан үрнәк алмаска?!

Традиция ватанчысы без,

«Антимир» юк безнең Запаста.


Юк, үгет тә, бүтән дә түгел,

Тик үз итеп әйтү бу сиңа:

Битникларга муза булганчы,

Асрау булу яхшы Пушкинга!..


1965

Каеннар сары иде

Подняться наверх