Читать книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - - Страница 11
Беренче бүлек
Алар – үлемсезләр затыннан!.
Партизан Морат
ОглавлениеҮзенең туган төбәгенә бөтен барлыгы белән гашыйк, чын ватанпәрвәр, ихлас күңелле дустым – хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин, – Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылына кунакка кайткач, миңа бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләгән иде:
– Әнә күрәсеңме авыл уртасында балкып, иман нуры сибеп утыручы мәһабәт мәчетне?! Утызынчы елларда, шул чор шаукымына ияреп, кайбер куштаннар, диннең төбен-тамырын корытабыз дип, аның манарасын кискәннәр. Манара ыңгырашып-гөрселдәп җиргә аугач, аның Ае күршедәге бер апаның ишегалдына «сикергән». Ә ул апа бик тә изге күңелле, үтә динле-денле кеше булган. Шул Айны, чит-ят күзләр күргәнче дип, тиз арада үзе генә белгән җиргә яшереп тә куйган. Күпме генә эзләсәләр дә, көмеш Айны таба алмаганнар «кара йөрәкләр»… Дистәләрчә еллар үткәч, саф-җылы җилләр исә башлагач, шул иске, әмма шактый таза мәчеткә яңа манара торгызганда, теге апабыз әлеге Айны авыл аксакалларына китереп тапшыра. Шулай итеп, яңадан үз урынына менеп утыра тылсымлы-горур Ай!
Бөек Җиңүнең чираттагы еллыгын зурлап билгеләп үткән көннәрдә Васил каләмдәшемнең шул сүзләрен күңелемдә тагын яңарттым. Ни өчен дигәндә, үзенең иманына-кыйбласына гаять тугрылыклы әлеге авыл халкы бер үк вакытта йөрәгендәге Хәтер Утын да һич сүндерми-сүрелдерми саклый икән! Шулай булмаса, гади бер егетнең – моннан дистәләрчә еллар элек Бөек Ватан сугышында һәлак булган Морат Мостафинның якты исемен авыл мәктәбенә кушарлар идемени?! Өстәвенә әле бу эш кыласы изге гамәлләрнең башы гына икән… Хәер, барысын да үз тәртибе белән сөйлик әле.
Иң элек укучыларыбыз күңелендә кызыксыну уяткан «Морат Мостафин кем ул?» дигән сорауга җавап биреп үтик.