Читать книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - - Страница 14
Беренче бүлек
Алар – үлемсезләр затыннан!.
Партизан Морат
3. Батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова истәлекләреннән
ОглавлениеӘтиебез Әхмәтсафа Мостафин укытучы иде. Пенсиягә чыкканның соңында үзебезнең Олы Кибәхуҗа авылында башта – агротехник, Бөек Ватан сугышы башлангач, колхоз рәисе булып эшләде. 1943 ел җәендә авырып үлде. Әниебез – Зәйнәпбикә Мостафина – озак еллар безнең янда, ягъни кияве Тәүфыйкъ Умеров һәм кызы тәрбиясендә Әстерхан шәһәрендә яшәп, 1969 елда сиксән ике яшендә вафат булды.
Морат абыем 1916 елның 14 июлендә Олы Кибәхуҗа авылында туган. Техникум тәмамлагач, берничә ел укытучы булып эшләде – Саурыш, Олы Кибәхуҗа һәм Югары Кибәхуҗа авылларында балалар укытты, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә йөрде. Аннан соң аны, мәкаләләр, шигырьләр язарга һәвәслеген, кешеләр белән тиз аралашучанлыгын күреп, Теләче район газетасына эшкә алдылар. Армиягә дә Морат абыем шуннан китте.
Аңарчы өйләнеп тә өлгергән иде. Махсус курсларда белемен күтәргәннән соң, политрук урынбасары булып хезмәт итте абыебыз. Аның турында авыл Советына, колхоз идарәсенә, өебезгә берничә мәртәбә мактау хатлары да килде… Бик тырыш иде шул Морат абый!..
Сугышның башыннан ук абыемны фронтка җибәрделәр. Озак вакытлар хат-хәбәре килми торды. Ниһаять, аның 1942 елның 2 маенда язган хатын алдык. Әлеге кош теледәй хат яраткан абыебызның безгә соңгы сәламе һәм изге васыяте дә булган икән…
Морат абыемның ул хатына каршы җавап та язган идем. Әмма минем хатым, ни кызганыч, кадерле кешебезнең үз кулына эләкмәгән. Ул миңа кире әйләнеп кайтты. Хатымның буш калган урынына партизаннар отряды командиры абыемның батырларча һәлак булуы турында берничә җөмлә язган иде.
Шуннан бирле Морат абыебыз турында бер хәбәр дә ишеткәнебез юк иде әле…
Ерак Украинадан якын-газиз кешебез турында килгән яңа хат-хәбәр безнең һәммәбезне – Морат абыемның хәләл җефете, мөгаллимә Миңнемаһруй җиңгине, бердәнбер кызы Флүрәне, барлык туганнарны гаять нык шатландырды. Без Морат абыебызның яшьтән үлеп китүенә (нибары 26 ел яшәп калды бит ул фани дөньяда!) бик кайгырып еласак та, аның фашистларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары турында ишетеп-укып, тирән дулкынлану, горурлык хисләре кичердек!
Абыебызны бик җылы итеп искә алып, аның Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган изге көрәштә ничек һәлак булуы, соңгы батырлыгы турында чын дөреслекне язып җибәргән украин дустыбыз Л. Е. Кизяга туганнарча кайнар рәхмәтебезне һәм чиксез ихтирамыбызны белдерәбез…
* * *
…Әйе, украин дуслар татар егете Морат Мостафинның батырлыгын онытмыйлар. Сумы өлкәсенең Путивль шәһәреннән унике чакрым ераклыктагы Спадшань урманында, матур бер аланлыкта аңа һәм сугышчан дусларына мәрмәрдән һәйкәл куелган. Истәлек өчен шул һәйкәлнең фоторәсемен дә җибәргәннәр ерактагы якын дуслар Морат батырның гаиләсенә. Өстәвенә кунакка да чакырганнар, «Путивль шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда әтиегезгә кагылышлы стенд белән дә таныштырырбыз», – дип язганнар алар Флүрә ханымга.