Читать книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - - Страница 7
Беренче бүлек
Алар – үлемсезләр затыннан!.
Исемнәре кайтты дан булып…
ОглавлениеСовет хәрби командованиесенең җитди сугышчан заданиеләрен үз вакытында төгәл үтәгәне өчен Кызыл Байрак һәм Суворов орденнарына, «Орша» дигән почётлы исемгә лаек булган 352 нче укчы дивизия – бихисап батырлар тәрбияләп үстергән дивизия. Аның данлы үткәненә кагылышлы архив документлары белән танышканда каһарман якташларыбызның исемнәрен күп очраттым мин. Һәм алар турында укучыларыбызга да сөйлисем килде. Бәлкем, исемнәре телгә алынган шул батырлар арасында аларның әти-бабалары, кардәш-туганнары да бардыр? Аларны яшь буын да белсен һәм күңел түрендә кадерләп саклап йөртсен иде…
1941 елның декабрендә була бу хәл. Мәскәү янында тар-мар ителгән фашист башкисәрләренең калдыклары, Волоколамск районындагы Лама елгасы буенда яңадан ныгып урнашып, безнең гаскәрләрнең җиңүле төстә алга баруларын тоткарларга уйлый. Алар биредә совет сугышчыларына бик нык каршылык күрсәтәләр. Безнең пехотачылар җиргә сыенып ятарга мәҗбүр була. Әнә шундый үтә кыен бер мизгелдә өлкән политрук Емельяненко торып баса да: «Ватан-ана өчен – алга! Артта – Мәскәү, безгә чигенергә урын юк!» – дип, сугышчыларны хәлиткеч атакага күтәрә. Тиз арада дошман позицияләрен яулап алалар. Сугышның иң кызган бер мәлендә Емельяненко йөрәгенә фашист ядрәсе тия һәм ул һәлак була. Бу кыю командирны коммунист Мөхәммәтов алыштыра. «Өлкән политрукның үлеме өчен фашист илбасарлардан аяусыз үч алыйк!» ди ул һәм дошман өстенә ташлана. Аның үрнәгенә башка сугышчылар иярә. Нәтиҗәдә дошман бу районда тулысынча тар-мар ителә…
Кем ул коммунист Мөхәммәтов? Кайсы яктан? Әнә шул сорау миңа һич тә тынгылык бирмәде. Архив материаллары арасында озаклап казыну нәтиҗәсендә әлеге дивизия сугышчылары арасыннан заманында комсомол сафларында тәрбияләнгән, ВКП(б) члены булган ике Мөхәммәтовны эзләп таптым. Алар икесе дә Актаныш районыннан. 1901 елда Такталачык авылында туган, сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән җиде бала атасы (хатыны – Разия Мөхәммәтова) Долмаган Мөхәммәтов 1941 елның 27 августында Актаныш район хәрби комиссариаты аша фронтка үзе теләп киткән икән. Шул ук елның 26 декабрендә авыр сугышлар вакытында яраланган…
Мөхәммәтовларның икенчесе – Шәймәрдән Мөхәммәт улы исә 1903 елда Иске Богады авылында туган, сугышка кадәр авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән, хатыны Сәгыйдә белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. 1941 елның 23 августында ул да Актаныш район хәрби комиссариаты аша үзе теләп фронтка киткән. Архив документларында аның да 1941 елда яралануы турында мәгълүматлар бар.
Югарыда телгә алынган эпизодта кайсы Мөхәммәтов турында сүз бара – монысы әле хәзергә ачык түгел. Әмма кайсысы гына булмасын, аларның һәр икесен дә чын каһарманнар дип атыйсы килә…
Өлкән сержант Зиннәт Хәмидуллин белән ефрейтор Архип Макаров турындагы документлар да игътибарга лаек. Бу ике каһарманның үлемсез батырлыгы турында 352 нче укчы дивизиянең «Вперёд, на запад!» газетасында (1943, 18 сентябрь) күләмле язма бирелгән. Аннан күренгәнчә, танкка каршы ата торган мылтыклар белән коралланган һәм фашистларның байтак техникасын, җанлы көчләрен юк иткән әлеге гаярь сугышчылар үзләре биләгән биеклектән соңгы минуткача китмиләр. Патроннары беткәч, кулларына гранаталарын алалар. Инде ахырда яраланып, үзләрен фашистлар төрле яктан чолгап алгач, соңгы гранаталарын аяк астында шартлаталар. Көчле шартлау байтак дошман солдатын һәм офицерын да теге дөньяга озата…
Татар егете Зиннәт Хәмидуллин белән рус егете Архип Макаровның эчкерсез дуслыгын, тиңдәшсез батырлыгын газета бик күпләр өчен үрнәк итеп куя, дошманга каршы алар кебек кыю, үз-үзләрен аямыйча көрәшергә чакыра. Һәм дивизия сугышчылары шулай эшлиләр дә. Бик күпләр үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмә. Шундыйларның берсе – элекке Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районындагы Иске Котыш авылында туып үскән өлкән сержант Андрей Свежухин. Аның турында 1943 елгы «Правда» газетасының 14 октябрь санында күләмле материал урнаштырылган.
Нинди батырлыклары белән ил күләмендә танылган соң әлеге кече командир? Бу сорауга җавапның бер өлешен без газета язмаларыннан, икенче өлешен дивизиянең сугышчан хәрәкәтләре журналыннан, тарихи формулярдан, политдонесениеләрдән таптык.
…Сугышка кадәр Ленин исемендәге колхозның оста тимерчесе була Андрей Прокопьевич. «Тимердән чәчәкләр ясый белә иде!» – диләр аның турында. Һәм менә шул кече күңелле, алтын куллы А. Свежухин, үз теләге белән фронтка китеп, иң булдыклы сугышчыларның берсе булып таныла. Андрей, фашист минасына эләгеп, авыр җәрәхәт ала. Әмма ул госпитальдә озак юанмый, бераздан үз частена әйләнеп кайта. Тиздән өлкән сержант Свежухинны санитар итеп билгелиләр. Кыю егет яу кырыннан 113 яралы солдатны һәм офицерны алып чыга. Секунд саен фашист ядрәләре сызгырып, миналар, снарядлар ярылып торган сугыш мәйданында эшли ул үзенең көндәлек батырлыгын. 113 кеше – 113 батырлык дигән сүз…
114 нче батырлыгы да бар Свежухинның. Соңгы батырлыгы. Аны үлемсез иткән батырлыгы… Хәлиткеч һөҗүм вакытында командирлары сафтан чыккач, аның урынына өлкән сержант Свежухин баса һәм сугышчыларны ярсулы атакага күтәрә. Аның «Алга, бары тик алга!» дигән көчле тавышы, мәһабәт гәүдәсе безнең солдатларда җиңүгә зур омтылыш, олы ышаныч уята. Алар дошман позицияләренә давылдай бәреп керәләр һәм аның күпсанлы җанлы көчен, байтак техникасын юк итәләр. Шул бәрелеш вакытында сержант Андрей Свежухин батырларча һәлак була…
Каһарман якташыбыз күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аның турында дивизия газетасы берничә мәртәбә махсус сәхифәләр бирә. Шундый сәхифәләрнең берсендә А. Свежухинның туган ягында 1943 елның 27 августында булып үткән митингтан күләмле репортаж урнаштырылган. Андрей Прокопьевичның авылдашлары колхоз рәисе Палаткин, башлангыч партоешма секретаре Бабушкин, авыл Советы рәисе Мушкин, колхозчылардан Асанкин, Галкин, Климина, Тунтайкина, Задавина һ. б., митингта бер-бер артлы чыгыш ясап, дошманны тизрәк җиңү өчен тылда тагын да тырышыбрак, өчләтә энергия белән эшләргә тантаналы төстә ант итәләр. Алар бердәм рәвештә кабул иткән резолюциядә түбәндәге юллар бар:
– дәүләткә икмәк тапшыру заданиесен срогыннан элек үтәргә;
– сугышчылар өчен җылы киемнәр әзерләп, аларны 10 сентябрьгә кадәр фронтка озатуны тәэмин итәргә;
– колхоздашыбыз А. Свежухин отделениесе сугышчылары өчен 15 сентябрьгә чаклы махсус посылка әзерләргә;
– каһарман якташыбызның гаиләсе турында даими кайгыртучанлык күрсәтергә…
Һәм шунда ук Ленин исемендәге колхоз идарәсе белән Котыш авыл Советы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында кабул ителгән карарның күчермәсе бирелә. Анда катнашучылар А. Свежухин гаиләсе өчен 1943 елның 1 ноябренә кадәр яңа йорт төзү, аларга 3 центнер икмәк, 380 килограмм яшелчә (помидор, кыяр, кишер, чөгендер, суган һәм бәрәңге), җитәрлек күләмдә ягулык һәм мал-туарлары өчен азык бирү турында эшлекле тәкъдимнәр белән чыгалар. Шунда ук Андрей Прокопьевичның данлы исемен ул яшәгән урамга бирү турында карар кабул ителә.
«Фидакярлек елъязмасы» белән танышканда (архив документларын һәм сугыш чоры газеталары тегелмәләрен хаклы рәвештә шулай дип атыйсым килә. – Ш. М.), тагын күп кенә билгесез батырлыклар турында сөйләүче язмаларга тап булдым. Зур каһарманлык күрсәтүчеләр арасында 1162 нче укчы полк партбюросы секретаре – күренекле шагыйрь политрук Нур Баян, миномёт батареясы командиры лейтенант Әнвәр Ишманов, автоматчылар ротасы командиры урынбасары старшина Мансур Габдрахманов, тәвәккәл артиллерист-старшина Сәетнур Латыйпов, кыю разведчик Мәлих Галиев, күзәтүче Абдул Гарифуллин, пулемётчы Кадыйр Әбүзәров, сапёр Хәбибрахман Әүхәдиев, элемтәче Әшрәф Әгъләмов, шофёр Риза Гайнетдинов, старшина-санинструктор Валентина Михайлова һ. б. бар.
Бер 352 нче укчы дивизия солдатлары һәм офицерлары арасында гына түгел, без архивта сугышчан юлларын өйрәнгән башка хәрби частьлар арасында да бихисап андыйлар. Алар – Җиңү таңын якынайтучылар!
Әйе, безнең Татарстан уллары һәм кызлары яу кырында беркайчан да сынатмаганнар, үзләрен шундый батыр йөрәкле итеп тәрбияләгән республикабызны сугышларда фидакярлек кылып, каһарманлык күрсәтеп данлаганнар…