Читать книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев - Страница 11

Халык вәкиле
Хисап тотыйк без халыкка

Оглавление

Безнең татар халкында «Вәгъдә – иман» дигән бик тә гыйбрәтле сүз бар. Димәк, вәгъдәсен үтәмәгән, сүзендә тормаган кешене бездә имансыз кешегә тиңләгәннәр. Ә имансыз кеше инде ул, гомумән, кешегә саналмаган.

Моннан биш еллап элек Татарстан халык депутаты булып сайланырга йөргән заманда кандидатларның һәммәсе дә үз сайлаучыларына матур-матур вәгъдәләр биргәннәр иде. Халыкны мул тормышта яшәтү дә, демократик җәмгыять төзү дә, юллар салу һәм газ кертү дә, хезмәт хакын арттыру һәм кешеләрне йортлы-җирле итү дә, җәмгыятьне рухи яктан савыктыру һәм туган телебезгә җан өрү, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүне дә вәгъдә иттек. Менә бүген һәр депутат үзенең сайлау алды программасын искә төшереп, шушы вәгъдәләренең кайсысы гамәлгә ашканын тикшереп карасын иде.

Дөрес, алда саналган вәгъдәләрне үтәү өчен, бер депутатның гына түгел, бөтен җәмгыятебезнең, дәүләтебезнең дә көченнән килми торгандыр бүген. Әмма арадан сайлап алып, тиз арада башкарып чыгарлыклары да булган икән бит. Шундыйларның берсе – милли мәгариф системасын камил хәлгә җиткерү, аны ясле һәм балалар бакчасыннан башлап югары уку йорты белән тәмамлау, кыскасы, Милли университет ачу кулдан килмәслек, мөмкин булмаган эш түгел иде.

Без, депутатлар, йөремсәк халык, сайлаучыларыбыз белән һәрчак очрашып, аралашып торабыз. Шундый очрашулар вакытында безгә еш кына бер үк сорауны бирәләр: «Нигә безне алдадыгыз? – диләр. – Моннан җиде ел элек «Телләр турында» гы Закон кабул иткәндә, Сез, Татарстанда милли мәгариф системасы булачак, һәркем үз баласын яследән башлап югары уку йортына кадәр үз туган телендә укыта алачак, дидегез, бераз соңрак Дәүләт программасында «1995 елда татар Милли университеты ачарга» дигән карар чыгардыгыз, – диләр. – Без, сезгә ышанып, балаларыбызны татар балалар бакчаларына, татар мәктәпләренә, татар гимназияләренә бирдек. Ә кайда сезнең вәгъдә иткән Милли университетыгыз? Кайда сезнең төрле һөнәр ияләре тәрбияли торган махсус урта уку йортларыгыз?» – диләр. Без башны түбән иеп аларны тыңлыйбыз, әмма бу сорауларга җавап бирә алмыйбыз. Чөнки халкыбызның «Вәгъдә – иман» дигән сүзен истә тотабыз, халыкны буш вәгъдәләр белән алдамаска кирәклеген яхшы беләбез. Ләкин монда гаепне башкаларга, объектив һәм субъектив сәбәпләргә аударып акланырга маташу да урынсыз булыр иде.

Милли мәгариф системасының әнә шулай тәмамланмаган булуы соңгы елларда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыруны да сүлпәнәйтте. Татар телендә белем бирүче тулы канлы югары уку йорты ачылмавын күргәч, янып-дәртләнеп үз балаларын татар балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә бирүчеләрнең күңеле сынды, аларның хәлен күреп, башкалары да сүрелде. Татар мәктәпләрендә балалар саны хәзер кимүгә таба йөз тота. Һәр авыл кешесе яхшы белә: очланмаган кибәнгә су үтә, ул әкренләп череп юкка чыга башлый. Югары уку йорты булмаган безнең милли мәгариф системабыз да бүген шушы очламаган кибәнне хәтерләтә.

Кайвакытта миңа Татарстандагы уку йортларының берсе дә Татарстан өчен эшләми, алар безгә бөтенләй кирәк түгел сыман тоела башлый. Чөнки алар һәммәсе дә тулысынча Россия карамагында, аларның берсендә дә «Татарстан» сүзе юк, кайсы Казанныкы, кайсы Алабуганыкы, кайсы Чаллыныкы яисә Каманыкы… Бездә «Татсвинопром» бар, «Татптицепром» бар, әмма Татарстан исеме белән аталган югары уку йорты юк. Башкортстан хөкүмәте әкрен-әкрен генә булса да үзендәге югары уку йортларын башкорт канаты астына ала башлады, алар белән эшләүче махсус дәүләт структурасы да булдырды, ә бездә әле һаман күзгә күренерлек үзгәрешләр сизелми.

Безнең милләт дүрт гасыр буена дәүләтсез, патшасыз һәм хөкүмәтсез яшәп тә югалып бетмәгән, чөнки аны ислам дине, татар моңы, татар мәгарифе, татар китабы саклап калган. Патша хөкүмәте бер тиен акча бирмәсә дә, татар халкы һәр авылда, һәр мәхәлләдә үз милли телендә белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр тоткан. Ул заманнарда татарның югары уку йорты дәрәҗәсендә белем бирүче «Мөхәммәдия», «Галия», «Хөсәения», «Буби» кебек берничә мәдрәсәсе дә булган. Үзебезне суверен дәүләт дип игълан иткәч, югыйсә иң беренче чиратта безнең суверен милли мәгариф системабыз оешырга тиеш иде. Тугыз ел узды, ә кайда ул милли мәгариф, кайда ул Милли университет? Ул бүгенге көндә юк һәм аның булуына өмет тә елдан-ел кими бара. Ә инде Татарстандагы Россия университетларын татарчалаштырырга өмет итү ул ХХ гасыр башында бөтен Японияне мөселман итәргә маташкан Габдерәшит казый хыялыннан әллә ни аерылмый торгандыр.

Без инде 1994 елда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасы кабул иткәннән соң, 5 ел буена университет ачуның авырлыгы хакында сөйлибез. Ә аны ачу, аңа нигез ташы салу юлында кылган гамәлләребез чыпчык тезеннән генә. Күптән түгел мин Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Мәрмәрә һәм Фатыйх университетларында, Әнкарадагы Билкент университетында булдым, аларның җитәкчеләре, профессорлары белән очрашып, Милли университет проблемалары хакында фикер алыштым. Билкент һәм Мәрмәрә университетлары турында сөйләп тормыйм, алары бөтен дөньяга билгеле… Ә менә Истанбул читендәге Фатыйх университеты 1994 елда, нәкъ менә Татарстан Югары Советы Татар милли университеты ачу турында карар кабул иткән елда, япа-ялан басу уртасында салына башлаган. Ике елда биналары төзелеп бетеп, бүген инде анда 2800 студент белем ала. Араларында безнең татар егетләре һәм кызлары да бар. Нишләсеннәр, үзебездә милли югары уку йорты булмагач, Төркиягә барып, тугандаш төрек телендә укырга ният кылганнар. Татарстан парламентында карар кабул ителеп тә, Милли университетның Казанда түгел, ә Истанбулда төзелүе һәм анда да татар балаларының белем алуы – күңелле хәл, билгеле. Әмма бу университет Казанда төзелеп, анда безнең балалар белән бергә чит илләрдән дә яшьләр килеп укыса, тагын да күңеллерәк булыр иде…

Мин анда университет төзү өчен киткән чыгымнар белән дә кызыксындым. Ректорның әйтүенә караганда, заман таләпләренә тәңгәл китереп университет төзү өчен, алар 5 миллион доллар акча тотканнар. Димәк, әлеге дә баягы Голландиядән алган 100 миллион долларлык кредитка Татарстанда менә дигән 20 милли университет ачарга мөмкин булган икән.

Аннары шунысын да әйтергә кирәк: Фатыйх университетын бер төрек бае үз акчасына төзеткән. Бездә дә бай кешеләр, бай Фатыйхлар юк түгел, әмма алар әле бүген акчаларын башка нәрсәгә сарыф итә. «Урыс баеса – чиркәү салыр, татар баеса – хатын алыр» дигәннәре чыннан да дөрестер, ахрысы.

Хәзер Татарстанда бик күпләр, мәчет-чиркәү салып, үзләренә оҗмахтан урын «бронировать» итә башладылар. Бу – бик изге гамәл, билгеле. Әмма ахирәткә кадәр бу дөньяда яшисе, бу фани дөньяны тәртипкә китерәсе бар бит әле. Хәләл байлыгын университет салуга сарыф итеп, Татарстан һәм татар халкы тарихына мәңгелеккә кереп калачак кешене көтеп, шуңа өметләнеп яшим мин бүген.

Монысын сүз уңайлый гына әйттем, дәүләт кадәр дәүләт исеме йөртеп, бер университет та ача алмасак, парламентта карарлар кабул итеп, халыкка буш вәгъдәләр биреп утыруыбыздан ни мәгънә бар соң?

Безнең парламент, Дәүләтнең иң югары Канун чыгару һәм контрольлек итү органы буларак, үзе кабул иткән карарларның үтәлешен, һичшиксез, тәэмин итәргә тиеш. Шушы карарларыбыз, биргән вәгъдәләребез конкрет эшләр белән расланмаса, халык парламентка ышанычын бөтенләй югалтачак. Әгәр дә инде халык без кабул иткән карарларны үтәсен дисәк, киләчәктә хокукый дәүләттә яшәргә теләсәк, иң беренче чиратта без – парламентарийлар – сүздән эшкә күчәргә, үзебез кабул иткән кануннарны үзебез үтәргә өйрәнергә тиешбез.

Бүген Татар милли университеты ачу-ачмау турында бәхәс булырга мөмкин түгел, сүз бүген бары тик аны ачу өчен шартлар тудыру хакында гына барыр дип ышанам. Әгәр дә бу мәсьәләне хәл итә алсак, безне, ягъни бу чакырылыш депутатларын һәм бүгенге хөкүмәтне, иң беренче чиратта Президентны, беренче Милли университет ачкан кешеләр дип, киләчәк буыннар ихтирам белән искә алырлар иде.

«Вәгъдә – иман» диләр, ә безнең беребезнең дә вәгъдәсез буласыбыз, иманнан язасыбыз килмидер…

Мин һич кенә дә безнең парламент биш ел буена кул кушырып, юкны бушка узгарып утырды дип әйтергә теләмим. Дәүләт Советы, шул исәптән аның үтә сабыр һәм әтрафлы рәисе, тынгы белмәс халык депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре эшләгән эшләрне, кылган гамәлләрне, кабул ителгән кануннар һәм карарларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Әмма ләкин мин мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру юнәлешендә тиешле дәрәҗәдә эшләдек, зур нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм.

Габдулла Тукайның «Күп яттык без мәдрәсәдә…» дип башланган атаклы шигырен күпләр хәтерлидер. Депутатлык дәверебез ахырына якынлашканда, Тукайга ияреп, мин дә менә шушы юлларны яздым:

Күп күрдек без парламентта,

Төштек суга, кердек утка:

Берәүләрнең эше хутта,

Берәүләрнең эше судта.


Күп сөйләдек парламентта,

Узмагандыр биш ел юкка.

Нәрсә бирдек, нәрсә алдык, —

Хисап тотыйк без халыкка!


Күп шауладык парламентта,

Тугыз катлы тыгыз йортта.


Берәр изге гамәл кылып,

Милли уку йортлы булып,

Бишьеллыкка куйыйк нокта!


Татар дөньясы

30 июль, 1999

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Подняться наверх