Читать книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев - Страница 19

Ватандашсыз дәүләт булмый
Иминлеккә ни җитә!

Оглавление

1995 елның 11–14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Чечен Республикасында һәм Ингушетиядә булды. Анда бару өчен, безгә Татарстан Президенты һәм хөкүмәте АН-26 махсус йөк самолёты бирде. Үзебез белән медикаментлар, дарулар, балалар өчен туклану әйберләре һәм 4 тонналап ашамлык – барлыгы 60 миллион сумлык кирәк-ярак алып бардык. Шул ук самолётта Кызыл Хач һәм Ярымай вәкиле, язмыш һәм хәрби түрәләрнең кушуы буенча уллары Чечен Республикасына килеп эләккән ике ата-ана да очты. Егетләребезнең берсен дудаевлылар әсирлеккә алганнар, һәм ул айдан артык инде Грозныйда Президент сарае бункерында утыра.

11 гыйнварда Минеральные Воды шәһәре аэропортында безнең делегацияне Ингушетиянең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Йосыф Тимерханов, республика шифаханәсенең баш табибы Магомед Арапиев каршы алды. Аннары гуманитар ярдәмне, ике йөк машинасына төяп, Ингушетия башкаласы Назрань шәһәренә илттек һәм сәламәтлек саклау министры җаваплылыгына тапшырдык. Моңарчы башка республикалардан һәм илләрдән гуманитар ярдәм, гадәттә, Моздокка китерелгән булган, һәм ул тиешле кешеләргә, ягъни качакларга, яралыларга, зыян күрүчеләргә еш кына барып та җитмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безгә Чечнядагы һәм Ингушетиядәге яралы кешеләр өчен билгеләнгән медикаментларның Моздокта урланып, югалып бетү фактлары турында сөйләделәр. Ә без алып килгән әйберләр икенче көнне үк инде Кызыл Хач колоннасы белән бергә Чечняга – яралылар һәм зыян күрүчеләр тотыла торган районнарга озатылды.

12 гыйнварда безнең делегацияне Ингушетия вице-президенты, отставкадагы генерал-лейтенант Борис Николаевич Агапов кабул итте. Ул чечен низагы зонасындагы хәл турында сөйләде, кеше хокукларының, беренче чиратта кешенең яшәүгә булган хокукын бозуларның конкрет фактларын китерде, бу мәгънәсез, кешелексез, үтә дә аяусыз сугышны фаҗигале нәтиҗәләргә китерә ала торган «куркыныч ялгышлык» дип атады. «Минем карашымча, безнең дәүләт җитәкчелеге бербөтенлек проблемасын бары тик территория ягыннан аңлый, күрәсең. Ә чынлыкта башка нәрсәнең бөтенлеге – милләтләр бөтенлеге турында кайгыртырга кирәк иде бит», – диде Б. Агапов.

Сугышның чын картинасын без үз күзләребез белән күреп кайттык. Чечен һәм Ингушетия республикалары күгендә тәүлек буе бомбардировщиклар, хәрби самолётлар оча, тыныч авылларны һәм торак пунктларны бомбага тоталар. Грозный ягына таба тәүлек буена танклар, БТРлар һәм башка сугыш техникасы агыла. 48 сәгатьлек килешү игълан ителүгә карамастан, безнең күз алдыбызда Грозныйны һәм аның бистәләрен бомбага тотуны дәвам иттеләр.

Ингушетия Президенты сараенда очрашканнан соң, без вокзалда һәм тимер юл вагоннарында ничек кирәк алай урнашкан качаклар лагеренда булдык. Чечен качаклары безгә сугыш башланганнан бирле бер ай дәвамында үзләре кичергән дәһшәтле хәлләрне сөйләделәр. Аларның күп кенә туганнары, танышлары һәм якыннары бомбага тотудан һәм артиллериядән атудан һәлак булганнар, ә могҗиза белән генә исән калганнары Грозныйдан һәм башка торак пунктлардан китү ягын караганнар.

Аларның юньле-башлы кием-салымнары да, ашамлыклары да, медикаментлары да юк. 200 мең халкы булган Ингушетия Республикасы үзендә тагын Төньяк Осетиянең Пригородный районыннан куылган 78 мең ингушны һәм рәсми төстә теркәлгән 50 меңнән артык чечен качагын сыендырган. Шифаханәләр авырулар һәм яралылар белән тулы, дарулар җитми, хәтта гади генә бәйләү материалы һәм шприцлар да юк. Куркыныч эпидемия башланып китүе дә ихтимал.

Гуманитар ярдәмне тапшырудан һәм чечен кризисы тирәсендәге хәлне ачыклаудан тыш, республика җитәкчелеге безнең алга Татарстаннан чакырылган һәм хәзерге вакытта чечен җирендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат җыю бурычын да йөкләде. Казанда чакта ук инде без Президент, Югары Совет Рәисе һәм Премьер-министр адресына, башка дәүләт органнарына һәм җәмәгать оешмаларына килгән барлык хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне өйрәндек. Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаскәри частьлары номерларын һәм кайда урнашуларын ачыкладык. Назраньга килеп җитүгә, хәрби хезмәткәрләрнең бу исемлеген без вице-президент Б. Н. Агаповка, Халык җыены (парламент) рәисенең беренче урынбасары М. А. Гулиевка, Ингушетия Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге вәкилләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Ингушетия сәламәтлек саклау министрына, атаклы хокук саклаучы С. А. Ковалёв группасына тапшырдык. Россия Дәүләт Думасы депутатлары А. А. Осовцов, М. М. Молоствов, В. В. Борщов, Ю. А. Рыбаков әсирлектә һәм госпитальләрдә ятучы якташларыбыз турында мәгълүматлар җыюда безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның ярдәме белән без хәзерге вакытта Грозный подвалларында һәм бомбадан качу урыннарында ятучы әсир солдатлар һәм офицерлар исемлеген ала алдык. Аннары «Мемориал» җәмгыяте активистлары аша әсир хәрби хезмәткәрләр турында башка мәгълүматларны да ачыкладык. 94 хәрби әсир исемлегендә 13 татар фамилиясе бар. Татарстаннан чакырылган ике хәрби хезмәткәр турында тулы мәгълүмат алдык. Мәсәлән, Чаллы шәһәреннән рядовой А. А. Осовицкий һәм Теләче районыннан рядовой Р. З. Якупов хәзерге вакытта дудаевлылар кулында әсирлектә тотыла. Без бункерда Рәдиф Якуповны күреп сөйләшкән кешеләр белән дә очраштык. Рәдифнең әтисе безнең яныбызда иде, ул да бу кешеләр белән сөйләшә алды.

Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.

13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак та түгел Дудаев ополченецлары чолганышына килеп эләктек. Башта безнең белән бик тупас кыландылар, әмма, сөйләшә торгач, дудаевлылар шактый ачык йөзле һәм аралашучан булып чыктылар. Гуманитар миссия белән Татарстаннан килүебезне белгәч, алар тиз арада куркыныч ополченецлардан шәфкатьле хуҗаларга әверелделәр. Миңа видеокамерага төшерергә дә рөхсәт иттеләр. Әсирлеккә эләккән Татарстан хәрбиләрен беренче мөмкинлек булуга ук, безнең вәкил кулына тапшырырга вәгъдә бирделәр.

Ингушетия җитәкчелеге һәм гади кешеләр белән – чеченнар һәм ингушлар, урыслар һәм әрмәннәр, кабардиннар һәм балкарлар белән очрашулар вакытында без Татарстан турында бик күп мактау сүзләре ишеттек. Алар хәзерге шартларда үз мөстәкыйльлегебезне ныгыту буенча республика җитәкчелеге үткәрә торган сәясәтне дөрес дип саныйлар.

Шаһитларның сөйләвенчә, тыныч халык арасыннан инде 20 меңгә якын кеше һәм Россиянең берничә мең солдаты һәлак булган. Грозный ут эчендә, шәһәрнең үзәге нигезенә кадәр тар-мар ителгән. Әмма ул һаман да бирешми.

Митингларда һәм урамнарда халык федераль җитәкчелеккә, бигрәк тә Егоров, Грачёв, Ельцин һәм Степашинга ләгънәт укый, халыкның бер өлеше Дудаевны да тәнкыйтьли.

Чеченнар һәм урыслар, солдатлар һәм тыныч халык әлеге канлы суешны башлап җибәргән кешеләрне тагын һәм тагын бер тапкыр акылга чакыруны, күп газаплар күргән бу җирдә тынычлык урнаштыруда ярдәм итүне сорадылар. Татарстан Республикасының, аның җитәкчеләренең абруен белгән һәм ихтирам иткән хәлдә, алар безнең аша сезгә, парламентарийларга, халык депутатларына һәм җөмһүриятебезнең барлык кешеләренә мөрәҗәгать иттеләр.

Инде соңлап булса да, бүген кан коелуны туктатырга мөмкин әле. Моның өчен республикаларга, халыкларга берләшергә, бу дәһшәтле рәхимсез көчкә киртә куярга кирәк. Югары Совет Президиумы, Президентыбыз, Югары Совет Рәисе, җәмәгать оешмалары инде күп тапкырлар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләр өстәле янына утыру таләбе белән мөрәҗәгать иттеләр. Әмма, кызганыч, безнең тавышны ишетмәделәр. Димәк, үз улларыбызның гомерен саклап калу хакына, киләчәгебез хакына без бүген тагын да катырак кычкырырга һәм бөтен көчкә чаң сугарга тиешбез.

1995

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Подняться наверх