Читать книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев - Страница 7

Халык вәкиле
Сөйләнми калган нотык

Оглавление

Соңгы арада белгәне дә, белмәгәне дә депутатларны пассивлыкта гаепләп, аларның тетмәләрен тетәргә ияләшеп киттеләр. Үземне артык «пассивлар», сессиядә йокымсырап утыручылар рәтенә кертмәсәм дә, мин бүгенге парламенттагы эшемнән тулысынча канәгать түгел. Дөрес, сайлаучыларга парламент эшенең бары тик телевизордан күрсәтелгән өлеше генә билгеле. Ә Югары Советның төп эше даими комиссияләрдә, сайлаучылар наказларын, гозерләрен үтәүдә, закон проектлары эшләүдә чагыла… Кызганычка каршы, сайлаучылар боларның берсе турында да хәбәрдар түгел.

Әле иң кызганычы шунда ки, төн йокыларын калдырып, йөзләгән материаллар өйрәнеп чыгышка әзерләнгәннән соң да, еш кына сиңа сессиядә сүз бирмиләр. Ике ел ярым буена минем дистәгә якын шундый чыгышым җыелды инде. Сессияләрдә генә түгел, кирәкмәс сүз сөйләр дип, ахрысы, соңгы арада гына миңа, кат-кат мөрәҗәгать итүемә дә карамастан, Татарстан халыклары корылтаенда (23 май, 1992), Бөтендөнья татар конгрессында (19 июнь, 1992) сүз бирмәделәр. Демократик дәүләт төзибез дип лаф орып та, халык депутатының авызын томалап, сүз әйттермәскә тырышуны аңлый да, сайлаучыларыма аңлата да алмыйм. Шунысы гаҗәп: Татарстанның бәйсезлегенә аяк терәп каршы торучы, Россия империясе мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатларыбыз сүз ирегеннән рәхәтләнеп файдаланалар, алар өчен микрофон һәрвакыт ачык.

Язучы кеше буларак, мин киләчәктә бу сөйләттерми калган чыгышларымны бер китап итеп чыгарырмын дип өметләнәм. Хәзер сезнең игътибарыгызга шуларның берсен – Бөтендөнья татар конгрессында сөйләнмәгән, дөресрәге, сөйләтелмәгән нотыгымны тәкъдим итәм… Югыйсә анда калыпка сыймаган бер сүз дә юк иде…

Бүген безнең йортта олуг бәйрәм.

Бүген үзенең күңелендә милли хис һәм иман нуры йөрткән һәммә татар кешесе өчен олуг тантана. Бүген Җир шарының Татарстанлы ягында көннең иң озын мәле, бүген Җир кояшының Татарстанда иң биеккә – көн үзәгенә җиткән чагы.

Татарның бәйрәмнәре күп түгел: Корбан бәйрәме, Рамазан, Нәүрүз, Сабантуй һәм башкалар… Соңгы җитмеш елда без менә шушы санаулы бәйрәмнәребездән дә колак кага яздык, хәтта Сабантуйны да башка халыклардан качып-посып кына үткәргән чакларыбыз булды. Ә бүгенге бәйрәм – татар халкының милли конгрессы – мин белгән тарихта беренче мәртәбә үткәрелә. Әйе, без бу көнне, бу бәйрәмне, кимсетелү һәм хаксыз хурлауларга теш кысып түзә-түзә, гаҗәеп озын дүрт гасыр буе көттек. Бүгенге бәйрәм ул – күңел вә рух тантанасы, бүгенге бәйрәм ул – яхшылыкның һәм гаделлекнең яманлыкны җиңеп өскә чыга баруы, бүгенге бәйрәм ул – халкыбызның «бәйсезлек», «хөррият» дип аталган олы юлга чыгар алдыннан бер тукталып тын алуы, бергә җыелып уйлануы.

Без бүген монда кемнедер җиңүебез өчен куанырга, тантана итәргә җыйналмадык. Без бүген монда татар халкының дөнья халыклары арасында үзенә лаеклы урын дәгъвалавына, Татарстанның дөньядагы бәйсез дәүләтләр янәшәсенә басарга омтылуына фатиха бирү өчен килдек. Без бүген биредә үзебезгә, халкыбызга һәм җөмһүриятебезгә яңа куәт туплау өчен, кулай юллар эзләргә, шул хакта фикер алышырга, максатлар ачыкларга дип җыйналдык. Ә безнең бер-беребез белән сөйләшәсе сүзләребез бик күп, бу залда утырган һәр кешенең милләттәшләренә һәм газиз халкына әйтер сүзе бар. Милләтне милләт итәр өчен, иң элек уртак рух һәм уртак иман, уртак тел һәм уртак мәдәният, уртак хыял һәм уртак максат кирәк. Ә бүгенгесе көндә безнең максатыбыз да, иманыбыз да, рухи кыйблабыз да бер, ул да булса бәйсез, мөстәкыйль, суверен дәүләт – Татарстан Җөмһүрияте төзү. Чөнки дәүләтсез халык беркайчан да дөнья мәйданында бил алышырлык көчле-гайрәтле халык була алмый, чөнки дәүләтсез милләтнең күңеле ятим баланыкы сыман китек, рухы сүрән, киләчәге томанлы була. Татар халкын, татар милләтен саклап калу, аны дөньяга чыгару өчен, бүген безгә иң әүвәл Татарстанны саклап калырга, аңа үзебездән куәт бирергә, аны бөтен дөньяга күрсәтергә кирәк.

Ләкин моңа ничек ирешергә соң? Без монда берничә мең татар җыелышып, матур сүзләр сөйләүдән генә татар милләте тәрәккый итәрме, дөнья безнең авазны ишетерме, башка илләр безне танырмы? Әтәч кычкырганга карап беркайда да таң атмый, ә, киресенчә, әтәч таң атканга куанып кычкыра. Шуңа күрә без монда, еллар буена җыелып килгән хис-тойгыларыбызны бераз тыя төшеп, дөньяви эшләр һәм мәшәкатьләр хакында, алда торган бурычларны ничек бергәләп чишү, хәл итү турында нигезле, төпле сүз алып барсак, чын мәгънәсендә яхшы һәм файдалы эшләр майтара алыр идек.

Татар халкы – гаҗәеп моңлы, хисле, сагышлы халык. Әйдәгез, бүген гасырлар буе җыелып килгән хәсрәт-кайгыларны беразга онытыйк та, аска иелгән башларыбызны югары күтәреп, тураеп басыйк, үзебезнең горур, мәгърур, булдыклы һәм каһарман халык балалары икәнебезне искә төшерик! Елап һәм сыкрап, зарланып һәм уфтанып, кемгәдер яисә нәрсәгәдер үч саклап яшәгән кеше беркайчан да олы шәхес була алмый. Чөнки елаган һәм зарланган кешене хөрмәт итмиләр, яратмыйлар, ә бәлки кызганалар гына. Бүген үткәннәргә үч саклаудан да мәгънә юк. Дөнья халыклары танысын, дөнья халыклары үз итсен өчен, безгә бүген үчле булырга түгел, көчле булырга кирәк!

Әле күптән түгел Татарстан Президенты Минтимер әфәнде Шәймиевнең чит республикаларда һәм мәмләкәтләрдә вәкиллекләр ачу турында фәрманы чыкты. Ләкин бу бик вакытлы һәм кирәкле фәрманны тормышка ашыру җиңел булмаячак, аның юлына төрле киртәләр корылуы да бик ихтимал. Ә тарих безгә дүрт йөз кырык елдан соң үз авазыбызны дөньяга ишеттерү өчен, шундый форсат биргән икән, моннан файдаланмый калырга һич кенә дә хакыбыз юк! Рәсми дипломатия өлгермәгән, җитешмәгән җирдә безгә халык дипломатиясен эшкә җигәргә кирәк. Әлегә рәсми илчелекләребез булмаса да, бүген дөньяның дистәләгән илләрендә күпсанлы һәм куәтле татар диаспоралары бар. Бу корылтайда шушы диаспора идарәләренә татар халкының һәм Татарстанның рәсми булмаган илчелекләре – вәкаләтле вәкиллекләре статусы биреп, аларга татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен яклау бурычын йөкләсәк, без дөнья илләренә тиз арада Татарстанның тавышын ишеттерә, позициясен ныгыта алыр идек. Кыскасы, безгә күктән бәхет төшкәнен, кемнеңдер «бәйсезлек» бүләк иткәнен көтеп ятмаска, бүген үк, хәзер үк булган бөтен мөмкинлекләребездән файдаланырга кирәк. Җир шарының теләсә кайсы төбәгендә, теләсә кайсы илдә яшәгән татар кешесе үзен татар халкының һәм Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле, илчесе итеп тоярга, аның мәнфәгатьләрен яклап көрәшергә тиеш.

Без – бу залда утыручы һәммәбез дә, төрле төбәкләрдә яшәүче башка милләттәшләребез дә – бер-беребезгә охшаган да, охшамаган да, без бер-беребезне аңлыйбыз да, ә кайчакта аңлап та бетермибез. Әйе, татар халкы бик күптөрле. Менә шушы күптөрлелектән файдаланып, бер бөек татар халкыннан дистәләгән вак милләтләр ясарга дәртләнеп йөрүчеләр дә булуы ихтимал. Дөньяда бүленә һәм бүленми торган нәрсәләр бар. Милләт шуларның бүленми торганнарына керә. Юкка гына татарда «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дип әйтми торганнардыр инде. Бүгенге көндә татар халкын төрле вак халыкларга бүлү – милләт өчен үлемгә тиң. Шуңа күрә халкыбызның күптөрле булуын без аның искиткеч зур байлыгы дип кабул итәргә, төрле төбәкләрдә гомер сөрүче халкыбызның аерымлыкларын түгел, ә һәммәбезне дә бөек милләт янына берләштерүче уртак хисләрен, уртак моңнарын, уртак йолаларын, уртак бәйрәмнәрен эзләп табарга, ишәйтергә һәм үстерергә тиешбез.

Мин үземнең бу чыгышымны балачакта хәтергә уелып калган бер вакыйганы сөйләп тәмамламакчы булам…

Авылда минем бик тә диндар әбием бар иде. Шулай беркөнне әбием гадәттәгечә намазлык өстендә дога укып утырганда, тәсбихнең җебе өзелеп, төймәләре идәнгә чәчелде. Мин йөгереп килеп әбигә тәсбих төймәләрен җыярга булыша башладым. Туксан тугыз төймәле тәсбихнең туксан сигез төймәсен табып, әби белән яңадан җепкә тезеп куйдык. Ләкин күпме эзләсәк тә, идән ярыгына төшкән туксан тугызынчы төймә табылмады. Бу көнне әби кичкә кадәр кулына тәсбих алмады. Мондый хәлне күрмәгәнгә, мин аннан: «Әби, нигә тәсбих тартып дога укымыйсың?» – дип сорадым. Әби авыр итеп көрсенеп куйды да болай диде: «И-и улым, син берни дә аңламыйсың шул әле, туксан тугыз төймәле тәсбихемнең бер төймәсе җитми, ә мондый тәсбих белән дога укысам, минем догам кабул булмый…»

Менә бүген сезнең каршыгызга чыгар алдыннан, мин нигәдер әбиемнең шушы сүзләрен искә төшердем.

Бөтендөнья татар корылтаена бүген дөньяның туксан тугыз төбәгеннән милләттәшләребез килгән. Бу туксан тугыз төбәктә туксан тугыз холыклы, туксан тугыз кыяфәтле, туксан тугыз фикерле ватандашларыбыз яши. Үзебез туксан тугыз төрле булсак та, безнең теләгебез һәм максатыбыз бер – татар халкын югары мәдәниятле, хөрриятле, тулы хокуклы милләт итү, Татарстанны дөнья мәйданына чыгару. Туксан тугыз төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең берсен генә онытырга да бүген безнең хакыбыз юк! Чөнки дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче туксан тугыз төрле татар халкы бер җепкә тезелгән туксан тугыз тәсбих төймәсе кебек. Шул төймәнең берсен генә югалтсак, бер генә татар төбәген онытсак та, бүген безнең уртак иманыбызга хилафлык килер, безнең һәммәбез өчен уртак, изге догабыз дөрес булмас, аны Аллаһы Тәгалә кабул кылмас.

1992

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Подняться наверх