Читать книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев - Страница 24
Ватандашсыз дәүләт булмый
Гыйрак бездән ерак дип тынычланып утырмыйк
ОглавлениеИнде бер айга якын Гыйракта барган канлы вакыйгалар барыбызга да яхшы билгеле. Газеталардан укып, радиодан ишетеп, телевизордан күреп, бу хәлләргә җаны әрнемәгән, күңеле борчылмаган кеше юктыр. Сугыш афәтләрен кат-кат үз башыннан кичергән Россия халкы, Татарстан халкы бу вакыйгаларны бигрәк тә авыр кичерә.
Дөньяда яхшы сугыш булмый торгандыр, чөнки теләсә кайсы сугышта кешеләр кырыла, сабый балалар, карт-корылар һәлак була, тарихи һәйкәлләр җимерелә. Шуңа күрә дә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге, халыкара оешмалар, бу сугышны булдырмау өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. Кызганыч, АКШ һәм Бөекбритания аларның сүзенә колак салмады, Гыйракка каршы сугыш башлады. Россиянең җитәкче даирәләре дә, безнең Президентыбыз да, йөзләгән җәмәгать оешмалары да, бу сугышка мөнәсәбәтләрен белдереп, үз сүзләрен әйттеләр инде.