Читать книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев - Страница 23

Ватандашсыз дәүләт булмый
Бердәмлек җитеп бетми

Оглавление

Конгрессның үткән корылтаенда башкарма комитет сайланганнан соң, аның утырышында мине башкарма комитет рәисе урынбасары итеп куйдылар. Һәм шунда миңа, нигездә, фән, мәгариф, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнү эше йөкләнде. Бу – минем өчен бик якын өлкә, чөнки мин Дәүләт Советында да шушы проблемалар белән шөгыльләнәм. Гомумән, минем үземнең эшчәнлегем шушы проблемалар белән бәйләнгән. Аларны без конгресс, Татарстан Дәүләт Советы һәм дәүләт оешмалары белән бергәләп алып барырга тырыштык. Һәм бу бик дөрес тә.

Конгресс турында бик күп сүзләр сөйлиләр. Конгресс оешу, – чыннан да, бик зур вакыйга, ул – бик зур оешма. Аның төп максаты бөтен дөнья татарларын берләштерү, аларны рухи яктан – мәгарифен, мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт. Әмма конгресста карарлар кабул итеп кенә, бу мәсьәләне тормышка ашырып булмый. Әгәр дәүләт оешмалары, хөкүмәт бергәләп эшләмәсәләр, конгрессның уңышлары бик кечкенә булыр иде. Шуңа күрә без эшебезне күбрәк дәүләт оешмалары, дәүләт органнары белән бергәләп алып барырга тырыштык.

Без конгресс утырышларын, аның башкарма комитеты, бюро, күчмә утырышларын берничә мәртәбә Дәүләт Советы комиссиясе белән бергәләп үткәрдек. Шулай ук хөкүмәт оешмалары, министрлыклар белән бергәләп үткәргән очраклар да булды. Безнең һәр күчмә утырышыбыз һәм башкалары да каралган мәсьәлә буенча тармак министрлары катнашуында үтте. Шуңа күрә кайбер уңышларыбыз да булды.

Билгеле, мин һич кенә дә барысы да ал да гөл дип әйтә алмыйм. Чөнки дәүләт белән, хөкүмәт белән бердәм эшләү без теләгәнчә тиешле дәрәҗәдә үк булмады.

Киләчәктә менә бу мәсьәләгә игътибар итәргә иде. Һәм шуны алдан күреп, без, Конституциянең яңа редакциясе эшләнгән вакытта, ягъни аңа төзәтмәләр керткән вакытта, халык депутаты Туфан Миңнуллин белән бергәләп, бик зур авырлыклар белән булса да, яңа бер статья эшләүгә ирештек. Үзгәртелгән Конституциянең 14 нче статьясында: «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга мәдәниятләрен, телләрен үстерүдә, үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә», – дип язылды.

Бу – бик зур нәрсә. Моңа кадәр без конгресс тарафыннанмы яисә дәүләт, хөкүмәт тарафыннанмы татарларга ярдәм кулы сузарга теләсәк, кулга сугалар иде. Сезнең моңа нинди нигезегез бар, нинди законыгыз бар, бу хакта Конституциягездә бернинди сүз дә юк, диләр иде. Менә хәзер безнең Конституциябездә бу хакта аерым статьябыз бар. Ләкин Конституция турыдан-туры эшләп китсен өчен, аңа хөкүмәт карарлары кирәк. Хәзер без, Татарстанның төзәтмәләр кертелгән Конституциясенең 14 нче статьясын гамәлгә ашыру буенча хөкүмәт программасы төзергә кирәк, дип, хөкүмәткә мөрәҗәгать иттек. Ул программада мәктәпләргә, китапханәләргә, ягъни башка мәдәният учакларына, милли оешмаларга, гомумән, читтә яшәүче татар халкына мөмкин кадәр ярдәм итү каралган булырга тиеш.

Билгеле инде, бу матди ярдәм Татарстан хисабына гына булмаячак. Бу ярдәм күбрәк милли кадрлар әзерләү буенча, аларга мәдәният хезмәте күрсәтү, татар мәктәпләренә методик әсбаплар, дәреслекләр әзерләү буенча булачак. Әмма аның кайберләре, мәсәлән, дәреслекләр, китаплар, кайвакытта бушлай да булырга мөмкин. Ә күп вакытта безнең республика хөкүмәте, урыннардагы хөкүмәт җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, килешүләр төзеп, алардан заказлар алып, бергәләп эш итәргә тиешләр. Ә без үз чиратыбызда монда, Татарстанда, бу эшне башларга тиеш булырбыз дип уйлыйм мин.

Бу бик әһәмиятле. Әгәр без шуны җайга салсак, минемчә, дөньяда, аеруча Россиядә сибелеп яшәгән татарларга конкрет ярдәмебезне күрсәтә алырбыз. Чөнки алар безгә, ярдәм итегез, дип, бик күп тапкырлар мөрәҗәгать иттеләр инде. Алар бездән матди ярдәм генә көтми, аларга, мәсәлән, артистларны, театрларны җибәрергә кирәк, укытучылар җитми, кадрлар әзерләүдә ярдәм кирәк. Без үзебезнең уку йортларында чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребезгә имтихан тапшырганда ташламалар бирергә, яшьләрне монда китертеп укытырга, белемне арттыру курсларына чакырырга тиешбез һ. б. Гомумән, бу яктан караганда, эш җитәрлек.

Тагын бер нәрсә – ул да булса татар эшмәкәрләрен бергә берләштерү. Бу юнәлештә инде конгресс шактый күп эш башкарды. Татарның эшлекле кешеләрен Казанда җыеп очрашулар да, фикер алышулар да үткәрелде. Әмма алар әле тулысынча тупланып бетеп, үзләренең тапкан малларының бер өлешен татар милләтен үстерүгә сарыф итәргә әзер түгел. Моның өчен алар: «Әгәр Татарстанда сәүдә эшләре, эшмәкәрлек элемтәләре урнаштыру өчен, ниндидер бер ташламалы шартлар булдырылса, без, үзара элемтәләрне җайга салып, табыштан кергән сумманың күпмедер өлешен милли хәрәкәткә, милли үсешкә юнәлтә алыр идек», – диләр. Моны, билгеле инде, конгресс дәрәҗәсендә генә кабул ителгән карар белән хәл итеп булмый. Монда хөкүмәт карарлары һәм үзебезнең Президентыбызның ярдәме кирәк булачак.

Минем иң зур теләгем шул: Бөтендөнья татар конгрессы Россиядә һәм дөньяда булган барлык татар иҗтимагый оешмаларын берләштерүче үзәккә әверелсен иде. Бүгенге көндә ул шул юлдан бара да. Дөньяга сибелгән татарны, бигрәк тә Россия төбәкләрендәге эшмәкәрләрне берләштерсен һәм, әйткәнемчә, аларның табышлары шушы эшкә юнәлтелсен иде.

Урыннардагы хөкүмәт, дәүләт оешмалары белән элемтәләребезне дә ныгытасы бар. Чөнки бу юнәлештә башкарасы эшләр күп әле. Һәм дә инде безнең кабул иткән карарларыбызны үтәү юлында конгресс активрак эшләсен иде. Без үткән конгресста, татарның үз милли телевидениесе, радиосы булырга тиеш, дигән идек. Шөкер, бу үтәлде. Кызганычка каршы, үтәлмәгәннәре дә байтак шул. Үткән конгресста шулай ук Милли университет ачарга дип тә карар кабул иткән идек. Әмма ул үтәлмәде.

Шулай ук латин графикасына кайту турында да карар кабул иткән идек. 1999 елның 15 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советы бу хакта закон да кабул итте. Ни кызганыч, закон әле һаман да үтәлми. Моның ике төп сәбәбе бар. Берсе – үзебезнең арадагы каршылык, бердәмлек җитмәү. Аеруча татар галимнәре, укытучылар арасында бердәмлек җитми. Икенчесе – бу эшкә Мәскәү килеп кушылды. 5 сентябрьдә үтәчәк Дәүләт Советы сессиясендә без бу мәсьәләне көн тәртибенә кертәчәкбез һәм анда Россия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать кабул итәргә җыенабыз. Чөнки «Россия халыклары телләре турында» гы Законга үзгәрешләр кертү беренче укылышта кабул ителде. Без Дәүләт Думасы депутатларына аны икенче укылышта йә карамаска, йә кабул итмәскә дип мөрәҗәгать итәбез. Чөнки ул Россия Конституциясенә дә каршы килә.

Бүгенге көндә җәмәгать оешмасын эшләтү авыр. Ул акчасыз, чыгымсыз гына эшли алмый. Иң беренче чиратта яңа сайланган башкарма комитетка үзенең гамәли эшли торган активын булдырырга кирәк. Мин аппарат турында әйтмим, ул эшли. Аның янында ниндидер бер аналитик үзәк кирәк, минемчә. Ул бүгенгә кадәр булган эшләребезгә йомгак, анализ ясап, киләчәктә нинди юлдан барырга, безнең нинди өстенлекле проблемаларыбыз бар – шуларга юнәлеш биреп, фәнни нигезләмә ясап юл күрсәтүче аналитик үзәк булырга тиеш. Бу – бер. Икенчесе – төбәкләрдә конгрессның рәсми вәкилләре булырга тиеш. Төрле мәдәни үзәкләр, мохтариятләр булуы бик яхшы. Әмма алар һәммәсе дә – җәмәгать оешмалары. Берничә төбәктә, мәсәлән, Мәскәүдә, Балтыйк буенда, Себердә, ерак чит илләрдә хезмәт хакы алып эшли торган вәкилләр булса иде. Бу җаваплылыкны арттыра. Ул кешеләрдән эш тә таләп итәргә була.

Күрәбез, проблемалар җитәрлек. Алар барысы да бөтен дөньяга чәчелгән татарны бергә туплауга, берләштерүгә юнәлдерелгән.

2002

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Подняться наверх