Читать книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев - Страница 15

Халык вәкиле
Халкыма ышану кыюлык бирә

Оглавление

(Разил Вәлиевнең сайлау алды программасы)


Мин – үземнең туган ягым Түбән Камага гашыйк кеше, сезнең якташыгыз һәм татар язучысы буларак, бүгенге үтә катлаулы тормышның үзәгендә кайнауны, мөмкин кадәр халыкның тормышын яхшыртуны, ил-дәүләттә иминлек урнаштыруны төп эшем, намус эшем дип саныйм. Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланган очракта, мин үземнең бөтен көчем һәм кодрәтем белән менә шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачакмын:

– авылда да, шәһәрдә дә кешеләр тыныч күңел белән яши һәм эшли алсын өчен, иң элек җәмгыятьтә тәртип урнаштыру, җинаятьчелеккә, бозыклыкка, караклыкка, ришвәтчелеккә, кода-кодагыйлыкка каршы аяусыз көрәш ачу, моның өчен кирәкле законнар һәм карарлар кабул итү, аларның үтәлешен һәрчак контрольдә тоту;

– барлык заводларның һәм предприятиеләрнең даими эшләүләрен тәэмин итү, эшсезлеккә һәм тормыш шартлары начараюга юл куймау;

– җирле үзидарә берәмлекләренә үз-үзләрен һәрьяклап тәэмин итәрлек шартлар тудыру өчен кирәкле салым базасы булдыру;

– аз хезмәт хакы алучы мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең акчаларын республикадагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү (бүген ул ике мәртәбә кимрәк), республика һәм җирле бюджетлар, предприятиеләр һәм хуҗалыклар хисабына аларга өстәмә түләүне хәл итү;

– көндәлек кулланыштагы товарларның, азык-төлекнең бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның хезмәт хакларын, пенсияләрне, стипендияләрне күтәрү, караучысыз калган карт-корыга, авырулар һәм инвалидларга, пенсионерларга социаль ярдәм фондын арттыру;

– газга, электрга һәм торак-коммуналь ихтыяҗларга халыкның күпчелеге түли алырлык бәяләр (тарифлар) билгеләү;

– республика һәм шәһәр-район күләмендә экологик экспертиза үткәрү һәм аның нәтиҗәләре турында халыкка даими хәбәр җиткереп тору;

– аз хезмәт хакы алучыларны, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен социаль ипотека Программасында ташламалы шартлар билгеләү;

– телевидениедә һәм башка матбугат чараларында бозыклык, ерткычлык, порнография пропагандалауны, тәмәкене һәм хәмерне рекламалауны тыю;

– республикада яшәүче һәммә милләт вәкиле өчен бар өлкәдә дә тигез шартлар тудыру, төрле дини оешмаларга ярдәм итү, милләтара тату-тыныч яшәүне тәэмин итү.


Мин үземне халык арасыннан чыккан гади бер авыл баласы, күп михнәтләр күргән халкымның гади бер улы дип саныйм, аның кайгысы белән кайгырып, аның шатлыгы белән шатланып яшим. Мин бөтен җаным-тәнем белән халкыма, аның рухи куәтенә, эшчәнлегенә, иман ныклыгына ышанам, һәм шул ышаныч миңа өстәмә көч-куәт, өмет һәм кыюлык бирә.

2009

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Подняться наверх