Читать книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев - Страница 3

Халык вәкиле
Вәгъдә – иман

Оглавление

– Сезгә сәеррәк бер сорау: ни өчен депутатлыкка кандидат булырга ният иттегез? Эшегез болай да хәттин ашкан лабаса…

– Депутатлыкны мин вакыты иркен булган, моңа кадәр ике кулын ике кесәгә тыгып йөргән кешеләр эше дип санамыйм. Бөтен ил бөлгенлеккә төшеп, халыклар хокуксыз, милләтләр телсез, кешеләр имансыз булып барган чорда язучы кеше, эчендә җаны булган һәммә кеше тыныч кына утыра алмый торгандыр. Матур сүзләрне күп сөйләдек, инде конкрет сүз һәм эш кирәк. Минем үз халкым, үз республикам мәнфәгатьләрен яклап, өстәл янында каләм тотып кына түгел, ә ил агаларына да үземнең фикеремне үтемле итеп әйтеп көрәшәсем килә. Язучы гомер-гомергә үз халкының илчесе булган. Ә инде депутат мандаты алган язучыны мин халыкның гадәттән тыш вәкаләтле илчесе дип атар идем.

– Кандидат булгач, сез халыкка нидер вәгъдә итәргә, үзегез әйтмешли «матур сүзләр сөйләргә» тиештер бит инде. Программагызның төп фикере нидән гыйбарәт?

– Мин, гомумән, «сайлау алды программасы» дигән нәрсәгә бераз икеләнебрәк карыйм. Барлык кандидатларның да программасы бик яхшы, алар нигездә барысы да бер үк проблемаларны күтәрәләр, бер үк нәрсәләр вәгъдә итәләр. Депутат булырга ният иткән кеше сезгә начар программа тәкъдим итмәс бит инде! Ә бу программаны киләчәктә тормышка ашыру мәсьәләсенә килгәндә, анысы күпкә катлаулырак… Минемчә, кандидат берничә көн утырып программа «сочинять итмәскә», ә депутат мандаты алу өчен, гомер буе әзерләнергә тиеш. Депутат булырга җыенган кешенең программасы – аның язмышы, биографиясе, моңа кадәр кылган эшләре.

«Культура бик кыйммәт тора. Ә культурасызлык аңа караганда да кыйммәткәрәк төшә», – дигән иде бер акыллы адәм. Культурага акчаны кызганырга ярамый, чөнки берничә елдан ул безгә икеләтә-өчләтә файда бирәчәк. Ә акчаны каян алуга килгәндә, безнең республика ул кадәр үк хәерче түгел. Ике миллиардтан артык тонна нефть чыгарган, бөтен дөньяга билгеле КамАЗлар, химия комбинатлары салган республика тамак хакына гына эшләргә тиеш түгелдер бит инде? Безнең белән бер чамада нефть сатучы гарәп дәүләтләре күптән коммунизмда яшиләр түгелме соң? Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез көр булсын өчен, безгә иң элек үз илебездә, үз җиребездә хуҗа булырга кирәк. Ә бу хокукны безгә беркайчан да бүләк итмәячәкләр. Ирекне, мөстәкыйльлекне бары тик көрәшеп кенә алып була. Соңгы бер ел эчендә генә дә йөз меңнән артык кеше, Татарстанга союздаш республика вәкаләтләре сорап, үзенең имзасын салды. Ләкин Мәскәүнең моңа бер кылы да селкенмәде. «Мәскәү күз яшенә ышанмый». Мин, милли-территориаль округтан тәкъдим ителгән кандидат буларак (ә андый округлар Татарстанда нибары дүртәү генә!), иң беренче чиратта халыкның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны, һич кичекмәстән союздаш республика статусы бирү мәсьәләсен күтәрүне үземнең төп бурычым дип саныйм.

– Социаль өлкәдә халык ихтыяҗларын кайгырту ягыннан нинди эшләр кылырга җыенасыз?

– Шуларның берничәсен генә әйтеп китәм… Бүгенге көндә илебездә кырык миллионнан артык кеше очын очка гына ялгап яши. Шуны истә тотып, мин, көндәлек кулланыштагы иң кирәкле товарларның бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның окладлары, пенсияләр, стипендияләр дә тәңгәл рәвештә арта барырга тиеш дип саныйм. Караучысыз калган картларга, авыруларга, инвалидларга, социаль ярдәм фондын арттыруны да көн тәртибенә куярга вакыт.

– Сезнең платформада «Аз эш хакы алучы мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә урындагы Советлар һәм предприятиеләр хисабыннан өстәмә түләү кертүне хәл итү» дигән пункт бар. Аның эчтәлеген тәфсилләбрәк аңлатмассызмы?

– Алда саналган һөнәр ияләре, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре, илдәге уртача хезмәт хакыннан ике ярым мәртәбә кимрәк алып эшли. Мәсәлән, китапханәченең уртача эш хакы 80–100 сумнан артмый. Шунысы сәер: илдәге иң түбән хезмәт хакы алып эшләүче кеше дөньядагы иң югары культуралы кешене тәрбияләргә тиеш!

Быел мәдәният оешмалары яңача хуҗалык итү шартларына күчәргә тиеш. Димәк, алар күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек алалар, үз хисапларына күчкән акчаны үзләре теләгәнчә файдалана башлыйлар, предприятиеләр, заводлар, оешмалар һәм шул ук Советлар белән килешүләр төзиләр. Моңа кадәр күп нәрсәне бушка эшләгән булсалар, хәзер алар һәр эш өчен түләү таләп итәрлек вәкаләткә ия булалар. Ләкин моның бер куркыныч ягы бар: кайбер җитәкчеләрнең, «безгә культура кирәк түгел, без болай да культурный» дип, мондый түләүле хезмәтләрдән баш тартуы мөмкин…

Үткән елны Эстониядә, Мәскәү карарын көтмичә, республика хисабына мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын 30 процентка күтәрделәр. Безнең республиканың (аерым Советларның һәм предприятиеләрнең дә) шундый ук хокуклары бар. Бик теләгән очракта акчасын да табып булыр иде… Ләкин моның өчен акча гына түгел, ә культуралы җитәкчеләр дә кирәктер, ахрысы.

– Сез республикада эре промышленность предприятиеләре салуга һәм Татарстан, Башкортстан атом станцияләрен төзүгә каршы чыгыш ясыйсыз. Хәер, реаль фикер йөртүче күпләр шулай уйлый хәзер. Ләкин бу өлкәдә конкрет карарлар, кискен чаралар күрелми. Депутатлар корпусының кайчан да булса бу мәсьәләдә бердәм фикергә килә алачагына ышанасызмы?

– Бөек Тукайның «тотса Мәскәүләр якаң» дигән бик гыйбрәтле сүзләре бар. Безнең өчен хәзер бөтен нәрсәне Мәскәү хәл итә, җитәкчеләребез Мәскәү авызына гына карап тора. Республикабыз политик һәм экономик мөстәкыйльлек алмый торып, мондый зур мәсьәләләрне хәл итү гаять катлаулы булачак. Әнә бит Татарстан АЭСын төзүне туктату турында карар кабул иткәнгә күпме вакыт узды, ә Мәскәү һаман үз сүзен кистереп әйтми. Кем әйтмешли, Мәскәү бисмилласын әйтми торып, безнең догабыз, теләкләребез чынга ашмый. Ә депутатлар корпусының бердәмлегенә килгәндә дә, минем икеле уйларым байтак. СССР халык депутатлары арасында Казан каласыннан сайлаган 6 кешенең берсе дә үзебезнең милләттән булмады. Монысында да шул ук хәл кабатлануы мөмкин. Аннары райком секретаре, генераль директор «милләтеннән» булган кандидатларның да артык ишәеп китүе күңелгә шома сала.

– Миңа Сезнең платформаның бер пункты аеруча ошады. Сез анда: «…уртак иманыбызга, дин тудырган гаҗәеп зур рухи байлыкка киртә коручыларга, аннан баш тартучыларга каршы көрәшәчәкмен», – дигәнсез. Әлеге киртә коручылар кемнәр алар? Аларны конкрет атап буламы? Һәм, Сезнең фикерегезчә, бу мәсьәләдә тыеп тору политикасы алып баруларның сәбәбе нәрсәдә?

– Безнең партиябез, хөкүмәтебез менә инде җитмеш ике ел буена халыкка «үз иманын» кертергә тырышты. Яңа иман кертер өчен, халыкны искесеннән ваз кичтерергә кирәк. Шушы максатны тормышка ашыру нияте белән мәчетләр җимерелде, муллалар, дин тарафдарлары эзәрлекләнде, дини китаплар яндырылды… Болары, нигездә, партия вәкилләре һәм аларның куштан тарафдарлары кулы белән эшләнде. Дингә каршы көрәшүчеләрнең тагын бер армиясе кара шовинистлардан гыйбарәт иде. Төрле телдә сөйләшкән һәм милли аңы булган халыклар белән идарә итү – шактый катлаулы нәрсә. Шуны истә тотып, шовинистик тәхет башында торучылар тиз арада 160 милләттән «совет халкы» дигән бер милләт ясарга ният иттеләр. Ә халыкны халык иткән төп сыйфатның беренчесе – тел булса, икенчесе – һичшиксез, дин. Телгә каршы турыдан-туры көрәшергә кыенсынып (анысын астыртынрак алып бардылар), шовинистик идеология башлыклары, вульгар атеизмны корал итеп, диннән көлү, динне мыскыл итү юлына бастылар. Ләкин аларның ниятләре барып чыкмады. Киресенчә, еллар узган саен, халык алардан читләшә генә барды. Шунысы кызганыч: бу хакыйкатькә төшенгәндә, безнең күпләребезнең күңеленнән иман нуры качкан иде инде… Бүгенге көндәге бәлаләребезнең күбесе шушы имансызлыктан килә дип уйлыйм мин.

– Сез торгынлык елларында үз авылыгызда мәчет манарасы куйдырган идегез бугай?

– Дөньяга күзем ачылганнан бирле, минем диннән зыян күргәнем булмады. Ә дин китергән изгелек һәм әхлак нормалары, мәдәни байлыклар турында сөйләп бетерерлек түгел. Туган авылымдагы мәчеткә килгәндә, аның җимерек булуына күптән эчем пошып йөри иде. Казаннан булдыклы егетләр җыеп кайттым да, җәйге ял вакытында манараны торгызып та куйдык. Моның өчен баштан сыйпамадылар, билгеле… Моннан дистә ел элек, торгынлык заманында булды бит ул хәлләр… Әле күптән түгел генә мин эшли торган Ленин китапханәсе Печән базары мәчетен торгызырга алынды. Киләчәктә анда борынгы татар китаплары бүлеге ачарга, гарәп, фарсы телләре өйрәтергә уйлыйбыз. Хәзер аның манарасын торгыза башладык. Татарстанның 70 еллыгына мәчетне ремонтлап бетереп, манарасына алтын ай куярга ниятлибез.

– Алда торган эшләрегез, корган планнарыгыз бик зурдан. Амин, аларның барысы да тормышка ашсын иде.

– Буш вәгъдәләр тыңлап арыдык. Хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. «Вәгъдә – иман», ди бит безнең халык.

Әңгәмәдәш Флёра Низамова

Татарстан яшьләре

27 февраль, 1990 ел

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Подняться наверх