Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 23

I бүлек
Шагыйрь хатыннары

Оглавление

Ир иткән дә, чир иткән дә – хатын,

Хатыннарның сылу-матурлары…

Бер шагыйрьгә ике язмыш биргән

Төрле-төрле Такташ хатыннары.


Булган җирдә Салигаскәрова

Луизадай чая, батырлары.

Шагыйрьләр дә сүнеп барган чакта,

Сынмаганнар шагыйрь хатыннары.


Асканнар да, кискәннәр дә ирен,

Һәм дә булган терәп атылганы,

Шагыйрь гомрен җирдә дәвам иткән,

Дәвам иткән Җәлил хатыннары.


Бу күкләрдә күпме йолдыз яна!

Арасында бардыр атылганы.

…Шагыйрьләрдән кайчак бөегрәк,

Бөегрәк була хатыннары!


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх