Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 26

I бүлек
Болгарым

Оглавление

Тәүге күргән сыман каршылыйсың,

Бар иде лә монда булганым.

Гасыр, чорлар, меңьеллыклар аша

Сиңа кайтып барам, Болгарым!


Дәва эзләп, синең җиргә киләм,

Сыкрый калса җанда иманым.

Һәр ташыңны, сулышыңны тоеп,

Сиңа кайтып барам, Болгарым!


Күңелемә төрәм аклыкларын

Идел өстен күмгән томанның.

Томаннарны, дулкыннарны ерып,

Сиңа кайтып барам, Болгарым!


Милли кояш сүнгән чакларда да,

Болгар җиле, рәхмәт, тынмадың.

Милләтемнең җан тибешен тоеп,

Сиңа кайтып барам, Болгарым!


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх