Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 32

I бүлек
Ак төн

Оглавление

Җәйге кичләр күркәмрәк,

Төннәре дә – ак төн!

Күзләренә карап күкнең,

Тагын ниләр әйтим?


Ак төннәрдә могҗиза бар,

Йолдызлар да серле.

Алар беренче мәртәбә

Ал кояшны күрде.


Кояш офык иңсәсендә

Хәл ала да ятып,

Уяна: «Табигатьне дә

Уятырга вакыт!»


Әй, кешеләр, нинди йокы,

Нинди төшләр сездә,

Йоклар өчен җитмимени

Язлар, кышлар, көзләр?!


Җәйге иртә күркәмрәк –

Бүләге ул Хакның.

Ак төннәрне йоклый-йоклый

Үткәрмә син, халкым!


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх