Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 24

I бүлек
Бәхет

Оглавление

Бәхет бар ул, диләр, язмыш та бар.

Беркем белә алмый язмыш эшен.

Бәхет – әгәр исән-имин булса,

Яннарыңда булса якын кешең.


Бәхет бар ул, әгәр кирәк булсаң,

Аңлый алсаң әгәр халкың җанын,

Кылган гамәлеңнең игелеген

Таный алса әгәр якыннарың.


Бу дөньяның гүзәллеген күреп

Шөкер итә белсәң һәммәсенә,

Бәхет-юлың – иманыңны табып

Төшенү ул тормыш мәгънәсенә.


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх