Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 30
I бүлек
Балык
ОглавлениеПыяла савыт эчендә
Бәргәләнә җәен.
Саф суда да күрә алмый
Бу дөньяның ямен.
Җәеннәргә дәрья кирәк,
Иң кимендә – Идел.
Балык тәрәз каккан саен,
Аһ өзелә күңел.
…Безнең җан да җәен кебек,
Безнең җан да – балык,
Гүя пыяла савытта
Яши безнең халык.