Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 21
I бүлек
Ураза гаете
ОглавлениеБу җирдә динилек буласын
Оныттык без, әллә белмәдек.
Мөэминнәр яхшыга юрасын,
Хәерле булсын, дип, бу гает.
Мәчеттә урын юк – шау халык,
Мәҗбүрмен урамга чыгарга.
Гаеттә мәчеттән чыксам да,
Йа Раббым, иманнан чыгарма!
Хаталы укысак намазны,
Ходаем, гафу ит, Син, кичер.
Казасыз калмабыз,
Газаптан коткарчы,
Иманга сусаган җан өчен.
Исламның кабаттан калкуы,
Юл да юк – шау халык урамда.
Елына ике кат булса да,
Кайтабыз икән бит иманга.
Бу җирнең иманлы буласын
Белмәдек бугай шул, белмәдек.
Болытлар яхшыга юрасын,
Үткәч тә сүнмәсен бу гает.
Мәчеттән чыгабыз, һәркемнең
Күзләре яшьләргә чылана…
Гаеттән чыксак та,
Йа Раббым,
Күңелдән иманны чыгарма!