Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 12
I бүлек
Are you?
ОглавлениеАмерикага барып кайткан дустым Рушанга
Чит илләрдә йөргән чакта
Әйләнеп китсә башың,
Сораганнардыр ул синнән:
– Are you Russian?1
Диңгез арты гына түгел,
Океан артына аштың.
Иң хөр дәүләтнең берсендә
Are you Russian?
Син анда да ашамадың
Буш ботларының ашын.
Сәер караш тилмерткәндер:
– Are you Russian?
Сораулары гел бертөрле,
Юкса дөнья безгә тар.
Сорасыннар иде лә ул:
– Are you Tatar?
1
Син русмы / русиялеме? (ингл.)