Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 11
I бүлек
Без – бер халык!
ОглавлениеКүк йөзендә безгә юл күрсәтеп,
Йолдыз тора янып.
Нинди кавемнәргә бүлсәләр дә,
Без – бер халык!
Каракошлар һәрчак яши, безгә
Кыска гомер теләп.
Нинди генә сынау кичерсәк тә,
Без – бер милләт!
Без чыгарбыз әле бу тормышның
Төпләреннән калкып,
Бер шауларбыз әле диңгез булып –
Без – бер халык!
Күк йөзендә үз юлың бар икән,
Ул җирдә дә кирәк!
Ничек кенә дәшсәләр дә безгә,
Без – бер милләт!