Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 10

I бүлек
17 май, 2007

Оглавление

Бәлки, язмыш мине ишетер…

Зөлфәт

Матәм бүген. Кичә чәчәк аткан

Шомыртларга кадәр моң тулган.

Җирдән китеп күпләр откандыр ул,

Җирдән китеп күпләр оттырган.


Шагыйрь китә. Офыкларга китә.

Болытларга китә, күкләргә.

Ярсу яшен булып яшьнәр өчен,

Болытларны ярып күкрәргә.


Бу дөньяны моң-гөлләргә күмеп,

Үз язмышын салып иңенә,

Китә шагыйрь. Кайтырга дип китә, –

Сүз ул чорларны да чигерә.


Юк, оттырмый шагыйрь – ота гына!

Язмыш аны бүген ишеткән.

…Офыкларны ярып дәшә берәү,

Аваз бирә берәү… бишектән.


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх