Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 13

I бүлек
Татар сүзе

Оглавление

Казан өсләренә томан төшкән,

Читләрендә бераз балкыш бар.

Татар сүзе шундый ялгыз монда,

Алга чыкса, кемнәр алкышлар?!


Татар сүзе шундый авыр хәлдә –

Башкаласын никтер тарсына.

«Әллә китеп барыйм микән, – ди ул, –

Ачу итеп монда барсына».


Татар сүзе шундый авыр хәлдә,

Юк сыеныр җире, юк йорты.

Күпләрне ул үзе ташлап китте,

Күпләр исә аны онытты.


Татар сүзе…

Шагыйрьләрдә калган,

Йөрәкләргә кадар ук булып.

Казан өсләренә төшкән томан

Янып китәр сыман ут булып!..


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх