Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 19
I бүлек
Шам шәрифтә
ОглавлениеМин бит монда бер яшәгән идем…
Зөлфәт
Чит-ят җирдә дисәм, алай түгел –
Таныш аваз килә уңнан-сулдан.
Шул ук пальма монда, шул ук кальга –
Мин бу җирдә бер яшәгән сыман.
Таңнары да нәкъ шул, таллары да,
Таулары да шул ук, шундый биек.
Шул ук өмет монда, шул ук кибет –
Мин бу илдә бер яшәгән кебек.
Упкыны да, дулкыны да шул ук –
Тарих җиле давылланып исте.
Урта диңгез кочагында йөзәм,
Бу дөньяда бер яшәгән төсле.
Хәтеремнең ерак почмагыннан
Эзләп йөрим Сүрия – Шам илен.
Пышын гына хәтер дәшә миңа:
«Мин бит монда бер яшәгән идем…»