Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 16

I бүлек
Төрки кардәшләргә

Оглавление

Җир-ананың кочагында яшәп,

Күңелебез күккә үрелгән.

Нәселебез уртак. Туганбыз без

Алтайдагы ана бүредән.


Төскә-биткә төрле, ә шулай да

Йөрәгебез тибә бер булып!

Кулыбызда – ияр,

Очабыз без

Киләчәккә таба ыргылып.


Җир-ананың газиз балалары,

Бабалардан килгән ут җанда.

Аюлар да өннәренә сеңә,

Безнең атлар юртып узганда.


Бабалардан килгән өмет җанда,

Без үтәсе юлдан кем үтәр?

Мәңгелеккә таба юллар озын,

Юртакларын җигә түркләр!


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх