Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 5
I бүлек
Таш өстендә үскән куаклар
ОглавлениеКүңел сурәтемә һәрчак шулай
Сеңеп калыр инде бу яклар.
Горуранә миңа карап тора
Таш кыяда үскән куаклар.
Күңелем дә, читлекләрен ватып,
Азатлыкка очкан кош төсле.
Таш кыяда шытып үскән куак
Каян ала икән бу көчне?
Могҗиза бу!
Аллаһ могҗизасы,
Бер гыйбрәт тә – аңлый алганга.
Башны ию кирәк түгел икән,
Таш өстендә хәтта калсаң да!
Ашың булса әгәр,
Башың булса,
Күкләреңдә аең бер калкыр.
Үзебез дә – илсез-җирсез килеш
Таш өстендә үскән куактыр…