Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 2

I бүлек
Ак фәрештә

Оглавление

Тузганаклы болын

Уртасында бер кыз

Әй очыра җилгә

Тузганакны өреп.

Күзләренә карый

Иң-иң якты йолдыз,

Ул очырган мамык

Ак фәрештә кебек.


Тузганаклы болын

Кичә сары иде,

Бүген иртән аны

Аклык китте күмеп.

Әй очыра җилгә

Тузганаклар илен

Ак күлмәкле бер кыз,

Ак фәрештә кебек.


Тузганаклы болын

Булырбыз бер без дә,

Безне күреп, гөлләр

Һаман торыр көлеп.

Мәңгелеккә алып

Китәр безне көз дә –

Очар безнең җаннар,

Ак фәрештә кебек.


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх