Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 9

I бүлек
28 ноябрь, 2006

Оглавление

Мөдәррис Әгъләм истәлегенә

Кабер кебек салкын көз урамда,

Кабер кебек салкын бар галәм.

Җәсәдеңне җиргә иңдерсәк тә,

Рухың белән илдәсең, Әгъләм!


Караңгылык – көздә генә түгел,

Тормышка да хас ул каралык.

Бүген менә, салкын көздә өшеп,

Без дә Әгъләм булып карадык.


Ә ул туңмый бүген, өшеми дә,

Салкын канлы бүген үзе дә.

Кызыл гөлчәчәкләр төшеп калган

Карда яткан кайнар эзенә.


Сабагыннан өзелеп калган чәчәк…

Кабер кебек салкын бар галәм.

Җәсәдеңне җиргә иңдерәбез,

Рухың белән илдәсең, Әгъләм!


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх