Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 4
I бүлек
Йа Аллаһым!
ОглавлениеЙа Аллаһым!
Кичер мине, кичер.
Догаларым кабул кылсаң икән!
Аз ялвардым Сиңа.
Иртәрәк шул
Китәм бугай Рәхмәт үзәненнән.
Иртә китәм.
Әйе, артык иртә.
Кылып бетмәс инде бөтен догам.
Күңелемә ут бир, ләкин сакла,
Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!
Йа Аллаһым!
Тагын бер кат кичер,
Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.
Әгәр әмер итсәң,
Гарәфәнең
Үзәнендә мәңге калыр идем.
Иртә әле,
Әйе, бөтен догам
Өзелмәде әле үзәгемнән.
Мәңгелеккә диеп саубуллашып
Китә алмам Рәхмәт үзәненнән!