Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 14
I бүлек
Кызыл юл
ОглавлениеТөн яулаган чакта кара күкне,
Кызыл таңга килеп юлыга.
Мин дә бүген яңа җырлар эзләп
Кереп барам кызыл юлыма.
Илhам эзләп, мин төннәрне гиздем,
Ә алдымда… кызыл таң гына.
Һәр таң саен яңа хисләр ява,
Һәр таң саен өмет кабына.
Офык чикләрендә төннәр яна,
Ялкын таңга барып сыенган.
Карурманнар буйлап сөю эзлим
Күңелемнең кызыл юлыннан.
Таң ялкыны сагышларны яга,
Кызыл юллар ята алдымда.
…Һәр таң саен яңа хисләр ява,
Һәр таң саен өмет кабына.