Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 6
I бүлек
Мөфти хәзрәт
ОглавлениеҮлгәннән соң макталу вә сагынылу – терек булу, әмма терек вакытта макталу – үлү вә онытылу.
Ризаэддин Фәхреддин
Түзеп булмас!..
Түзеп булмас янә безнең җирдә
Шайтан өермәсе калкуга.
Тел сагына – Тукай,
Дин сагына
Фәхреддине кирәк халкыма!
Берәүләрне артык борчыганда
Ватандагы рухи төрлелек,
Кире кайтчы безгә, әй Фәхреддин,
Кире кайтчы безгә, терелеп.
Без – мохтаҗлар.
Рухның сүрән чагы.
Хаҗәт безгә иман-тәрбия.
Һичьюгында, синең сабакларың
Җитеп торыр иде әлегә.
Түзеп булмас!
Шайтан өермәсе
Илгә, телгә, дингә кул сала.
Кайт син безгә, кайтчы, мөфти хәзрәт,
Рухың белән генә булса да.