Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 17

I бүлек
Уртак түбә

Оглавление

Дәмәшкъка сәяхәткә килдек,

Кунакханә таба белмәдек.

Бер төрек hәм ике татар бергә

Шәhәр үзәгенә юнәлдек.


Төн кунарга урын эзләп йөрдек,

Белмим, кемнәр ничек эшлиләр?

Төн кунарга төрекләргә кердек –

Бар бу җирдә яхшы кешеләр.


Чәй эчмәдек, каhвә – иске нәрсә,

Заманчалап «Pepsi» чөмердек.

Ярый әле аңлы телебез бар,

Иркен сулап җирдә йөрерлек.


Чакырмаган кунак – яман, диләр…

Без татарлар шулай диябез.

Әфәнделәр: «Бар да уртак, – дия, –

Уртак күк бар – уртак түбәбез!»


Нишлисең бит, дөнья – уртак нәрсә,

Бер үк Галәм, Кояш, Җиребез.

Бу дөньяда күпме яхшылык бар –

Рәхмәт әйтә белми йөрибез.


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх