Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 20

I бүлек
Гыйбадәт

Оглавление

Аллаh исме белән башлыйм әле! –

Изге эшләр шулай башлана.

Һәм күкләргә багып дога кылам:

«Йа Ходаем, Үзең ташлама!»


Чал диварга килеп башым куям,

Кулны куям дивар өстенә.

Бер үрмәкүч пәрәвезен үргән –

Язып куйган сыман «бисмилләh».


Маңгаемны җир өстенә куям

Һәм ялварып сорыйм, тезләнәм –

Мин булмасам иде язмышымның

Бәхет-сынавына түзмәгән.


Һәм күкләргә багып дога кылам,

Йа Ходаем, Үзең ташлама!

…Гаҗәпләнәм, әле шуннан соң да

Бәгыремдә күпме таш кала.


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх