Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 18

I бүлек
Шәрык иле

Оглавление

Ясмин чәчәкләре елап калган…

Йөземнәре таңда өлгерә.

Шам иленең якты мизгелләре

Тартып тора әле бүген дә.


Урта диңгез кочагында дулкын

Ил ярына бәрә… Комлана.

Мин булмаган бөтен җир дә гаҗәп!

Мин кайтмаган җирдә моң кала.


Иркен киңлек…

Йөзем…

Ясмин исе…

Күз яуларын алыр гүзәллек.

Шәркый дөнья:

Ясмин чәчәкләре, диңгез-чүлләр…

Ә без… Без – гареб.


Ак фәрештә = Белый ангел

Подняться наверх