Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 29
I бүлек
Постмодерн
ОглавлениеГаскәр булып Үткән килә,
Кулларында – айбалта.
Тәрәзәләр яна күктә,
Әрнеп кенә ай бата.
Гаскәр булып килә бүген
Сызып ташланган Тарих.
Таң кызының толымнарын
Төн егетләре тарый.
Гаскәр булып Үткән килә,
Бүгенге тора карап.
Җирдә ята Таңсылуның
Толымы белән тарак.