Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 27
I бүлек
Карабаг
ОглавлениеБалачакта дөнья тәрәзеннән
Күп күренде миңа Карабаг.
…Күңелләргә тулган әрнүләрне
Берничек тә булмас аралап.
Син чынлап та кара бакча икән –
Бакчадагы гөлләр каралды.
Җиргә золым чәчкән кавемнәргә
Күрсәтмәскә кирәк яраңны.
Син җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
Безнең болгар бабайлар да килгән
Шул бакчадан – Кафтау ягыннан.
Кара баулар сине урап алган,
Агып ята канлы чишмәләр.
Ә кайчандыр безнең әбиләр дә
Су алырга шунда төшкәннәр.
Тик шулай да барыннан да бигрәк
Гаделсезлек җанны телә лә!
Синдә яшәр өчен салым бары
Шәһит китү белән түләнә.
Син – җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
…Имансыздан кемнәр иман көтә,
Ахырзаман җитәр алдыннан?