Читать книгу Ак фәрештә = Белый ангел - Рифат Сәлах, Рифат Салах - Страница 25
I бүлек
Сагындым сине, әнием!
ОглавлениеТуган якта чакта гамь юк иде,
Күңел – дала иде… Ә бүген
Кош теледәй берәр хәбәр көтәм –
Мин сагындым сине, әнием!
Әллә нигә нечкәрә шул күңел,
Тыштан гына кырыс ул минем.
Сабый булып бер назланыр идем,
Мин сагындым сине, әнием!
Нигә болай икән?
Сине сагынып
Үтеп китә hәр төн, hәр көнем.
Йөз чакрымнар аша дәшәм сиңа:
– Мин сагындым сине, әнием!
Чит җирләргә китү берни түгел,
Сагынулар гына әй кыен!
Сиңа сәлам юллап калам, әни,
Мин сагындым сине, әнием!