Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 11

I
Кирәк түгел!

Оглавление

Киләчәкне кануннардан түгел,

Яшибез шул көтеп Күктән без.

Кирәк түгел кеше хокуклары,

Кеше түгел инде күптән без.


Шуның кадәр михнәт чиккән халкым

Фәрештәдер инде күптән ул.

Кызыл байракларны гына түгел,

Тәрене дә мәҗбүр үпкән ул.


Гасырларны ерып агып ята

Канлы елгалары чорымның.

Нинди генә заман килсә дә, ул

Үзгәртә алмас көен җырымның!

(Ә сүзләрен, туган, укы аны

Эзләреннән маңгай сырымның.)


Кем яздырды юлдан?.. Язмыш чиген

Әллә ялгыш үтеп киткәнбез?

…Кирәк түгел кеше хокуклары,

Кеше түгел инде күптән без!


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх