Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 13
I
Узган бер көн
ОглавлениеКара еллар эшелоны кебек,
Таптап, изеп узды безне ул көн.
Баш очыннан гүя очып үтте
Кансыз карчыгалар төркем-төркем.
Йортсыз-җирсез ятим җаннар сыман,
Күпме Акыл, Фикер калды аунап.
Дөньялыгын җуйган дөньяларда
Булса икән үз хакыңны хаклап?!
Пәри туе. Бар да буталдылар –
Кайда тәмуг, кайда оҗмахлары?!
Өнсез калган диварның да хәтта
Адаштылар кебек почмаклары.
Мәкер-хыянәттә чәбәләнгән
Ул көн әле җавап тотачак бер.
Намус көтә сынап сабырлыгын,
Бер Ходайдан көтә бары әмер.
Намус көтә… Гөнаһлардан безне
Ходай гына кала алмас саклап.
Күзләремдә беркөн кояшның да
Соңгы нуры сүнәр кебек чатнап.