Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 3

I
Туган телем

Оглавление

Туган телем –

     күк җанына ашкан,

Мәгърур таулар теле син.

Үз хокукын хаклап яулар чапкан

Изге даулар теле син.


Үксез далаларда өнсез калган

Чал балбаллар теле син.

Утлар-сулар кичеп исән калган

Ак бабамнар теле син.


Сүнәм дигәндә дә сүрелмәгән

Изге ялкын теле син.

Шанлы дәверләрнең шаһы булган

Газиз халкым теле син.


Гарешләрдән дога булып иңгән

Адәм, Һава теле син.

Җанга, канга иман булып сеңгән

Шифа, дәва теле син.

И туган телем!..


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх