Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 14
I
Кичер, авылым
ОглавлениеАт өстендә ут уйнатыр улың
Булалмадым, авылым, кичер мине.
Тик шулай да, озак кайтмый торсам,
Исләреңә, зинһар, төшер мине.
Яланнарның чын хуҗасы булып
Чабалмадым печән киерелеп.
Гомер узган саен… килә миңа
Үкенечле уйлар өерелеп.
Бөреләнмәде синдә сөюем дә,
Үкенечкә генә калды бары;
Мин бит сезне кочып үбалмадым,
Кичерегез, авылым сылулары.
Керә алмадым гомерем җәйләренә,
Синдә нигез корып, кичер, җирем!
Юк өлешем. Басу-кырларыңны
Сугармады минем кайнар тирем.
Ә шулай да синдә канат ярды
Пегас атым минем, ак дөлделем.
Илһамыма бетмәс тылсым бирде
Һәр тирәгең синең, һәрбер гөлең.
Төсләр җыйдым синнән, хисләр җыйдым –
Җитәрме соң гомерем буйларына?
Илһам-атым бераз боекса да,
Син төшәсең, авылым, уйларыма…
Син төшәсең, авылым…
Менсәм дә мин
Хыялымның биек кыясына…
Кайтасым бар әле сиңа беркөн,
Ут уйнатып, акбүз пегасымда.