Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 22

I
Элегия

Оглавление

Көтәм…

     Көтәм…

         Шәфәкъ шәүләседәй,

Офыккача сузылсачы хәбәр:

Иңнәремнән таулар төшәр сыман,

«Кай-та-ам» диеп аваз салсаң әгәр.


Араларда кояш бата мәллә? –

Сузылып ята соңгы күләгәләр…

Синнән алып миңа хәтле ара –

Мәхәббәттән хыянәткә кадәр…


Көтәм сине кышын ап-ак карлар,

Көзләр җиткәч, сары яфрак булып.

Синнән миңа соңгы хәбәрме ул –

Узып бара кәрван-кәрван болыт.


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх