Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 33

I
Тантана

Оглавление

Очасы иде лә – канатлар киселгән,

Куырылган канаттан кан тама.

Күкләргә карый да, үрелеп-үрелеп,

Җан яна…

     Кемгәдер – тантана…


Күкләргә карыйм да…

     И үксез киңлекләр!

Кичерсен. Кемгә ул дөнья тар?!

Кемнәрне иркәләр, җилкетер кемнәрне

Талпынып без очар тарафлар?


Канаттан кан тама.

Кемгәдер – тантана…


Кем илче җибәрде яшьлектән –

     ак болыт? –

Хыялый бер исәр булыплар.

Кагына-кагына килер дә кунар күк

Иңнәргә ак каурый болытлар.


Канаттан кан тама.

Кемгәдер – тантана…


Хыялда – ак сәфәр… Киек каз юллары…

Китәрмен сагышлар иленнән.

Еракта-еракта күгелҗем рәшәләр

Тирбәлә күк канат җиленнән.


Канаттан кан тама.

Кемгәдер – тантана…


Убылмый таулар да, болытлар – яңгырсыз,

Мең тетрәү йөрәктә, мең яшен.

Сынса да канатлар, мин сыймыйм дөньяга, –

Күктә дә, җирдә дә мин яшим.


Мин яшим…

Бер Тәңрем кайларга язгандыр:

Күпме соң дөньяда хак яшем?

Һәр үлән сабагы, һәр яфрак, һәр җисем –

Ул минем иң якын кардәшем…


Канаттан кан тама.

Кемгәдер – тантана…


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх