Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 27

I
Мин җирләргә төштем

Оглавление

Ап-ак канатымнан кемдер сөйри:

«Җиргә төш син, – диләр, – җиргә төш!..»

Кар кешесе түгел, ятсынмагыз,

Җирдә, диеп, кемнең эзләре?

Мин җирләргә төштем. Озаккамы?..

Йолдызлардай янган күзләрем,

Беренче кат күргән кебек җирне,

Һәр тарафны эчә сулыгып.

Яшәп туйгач, җирдә яшәүләре

Авыр булмас микән? Егылып

Китәрмен күк, һәрбер адымымны

Үлчәп кенә басам. Ни кылыйм?

Көйсезләнеп көй эзләгән чагым, –

Күңелемнең өзек бер кылы.


Күңелемнең бер утравы ятим, –

Беркем анда аяк басмаган.

Әле беркем анда нигез корып,

Учак ягып, казан асмаган.


Җиргә төштем…

     Күкләр күкри-күкри

Озатып калды мине: «Бул тыныч!»

Ятсынаммы җирне? Ник сагаям?

Нигә миңа шундый куркыныч?

Нигә җирдә шулай хакыйкать һәм

Яшәү тәме бигрәк ачы ла? –

Бары җиргә якынайгач кына,

Яшәү сере күбрәк ачыла.

…Аһ, арылган чиксез галәмнәрдә

Оча-оча бөтен көчемә.

Әле һаман канат очларымнан

Йолдыз булып очкын чәчелә.


Әле һаман минем ярты җаным

Күкләрдәме йөри каңгырап?

…Күкләр булып күкримен дә куям

Кыңгырау чәчәгедәй яңгырап…


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх