Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 29

I
Төн. Яңгыр

Оглавление

Төн. Яңгыр. Коя да коя.

Мин – ялгыз. Берьялгызым.

Алда… билгесез күпер күк,

Ята төн. Ә төн – озын.


Йотлыгыплар эчә лә җир,

Сусаган җаны. Көйгән.

Коя да коя бу яңгыр

Һаман да бер үк көйгә.


Бер үк көйгә яшәүләре

Туйдырды инде. Читен.

Йомарлыйм шигырьгә күптән

Сусаган кәгазь битен.


Җанымдай ап-ак кәгазьгә,

Бетсәм дә тәмам сулып,

Яңгыр тамчылары түгел,

Тамамын шигырь булып.


Тамамын… Хисләр уянды.

Беләме шигырь йокы?! –

Сүзләрен җилләр пышылдый,

Ритмы – яңгырныкы.


Алда… билгесез күпер күк,

Ята төн. Озын-озын.

Төн. Яңгыр. Коя да коя.

Мин – ялгыз. Берьялгызым.


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх