Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 34

I
Кемнәр?!

Оглавление

Тарихларда, белмим, кемнәр калыр,

Мөһер сугып булмый бүгеннән.

Кемдер инде әнә урын барлый

Тарих мөнбәренең түреннән.


Исән чакта кирәк!

     Бүген!!

         Хәзер!!!

(Соң булуы мөмкин иртәгә?!)

Музей кора берәү үз-үзенә,

Талбишеген элеп сиртмәгә.

Чират тора яңа Җанбаевичлар

(Куалар ла дөнья артыннан),

Исемнәрен тарих диварына

Яздыртырга теләп алтыннан.


Һәйкәл чиратына?! Кемнәр? Ягез!

Нигә беркем бер сүз эндәшми?


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх