Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 28

I
Тәүбә көтәм!

Оглавление

«Ай тотылган» диеп уфтанмагыз,

Мин тотылдым бүген ай булып.

Дөм караңгы. Гүя җирләр – күккә,

Күкләр җиргә төште убылып.


Күпме яктыртсам да дөньягызны,

Серле нурларымны аямый.

Белмәдегез кадерем!

Нурым хәрәм!

Җирдә – золым. Барыйм кая мин?


Ялгыш кына үрелеп карасам да,

Алырсыз шул мине, аһ, танып.

Тезләнеп сез Күккә ялварасыз,

Сынык бер нурыма мохтанып4.


Пыялага корым сөртә-сөртә

Төбәлмәгез, зинһар, Күкләргә.

Тәүбә көтәм!

Тәүбә!

Вакыт җитә

Тәүбә капкасын да бикләргә.


Тәүбә көтәм!

Җирне кыямәттән

Тәүбә генә калырмы йолып?

..................................

«…Ай тотылган» диеп уфтанмагыз,

Мин тотылдым бүген ай булып…


4

Мохтану (диал.) – мохтаҗ булу.

Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх