Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 25

I
Бер истәлек

Оглавление

Нигә мине һаман газаплыйдыр

Еракта калган бер истәлек?

Күксел томан аша калка да ул

Бертуктаусыз төшә искә ник?

    Яфрак-яфрак очкан хатирәләр

    Тора гына җанга өстәлеп.


Искә төшә… Инде онытылды дип

Уйлыйсың да, кабат яңара.

Җилләр җан иңдергән учак кебек,

Тотына ул кабат янарга.

    Тотына ул узган яшьлегемнең

    Садә минутларын санарга.


Дәфтәр битен ачсам, ул истәлек

Килеп чыга кипкән гөл булып.

Сулган сөю булып очып төшә,

Тузгып оча сагыш-көл булып.

    Көтмәгәндә кинәт Бүгенгемнән

    Үткәнемә төшәм убылып.


Үткән-үткән! Ятьмә кебек җанны

Күпме генә аны теткәлә?!

Ул карашлар, һаман үзәк өзеп,

Еллар аша миңа текәлә.

    Җилеп узган елларгамы хәзер,

    Язмышкамы әллә үпкәлә?


Тынгы бирми һаман ул истәлек,

Тынгы бирми бер дә – кич, иртә…

Ярты төндә кабызып утларымны,

Күңел тәрәзәмне ул чиртә.

    Хатирәләр ага ташкын булып,

    Ташкыннарга бармы соң киртә?


Шыбыр-шыбыр яңгыр елавы да

Алып кайта аны Үткәннән.

Яфрак шавы, җилләр сулавы да –

Барысы да, бар да ул көннән.

    Ул көннәргә китеп югалсам да,

    Мин мәңгегә, юк, юк, үкенмәм.


    «Кайтарыгыз Үткәннәрне!» диеп,

    Берәүдән дә инде үтенмәм.


    Үкенмәм!..


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх