Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 26

I
Зөһрә кыз белән сөйләшү

Оглавление

Син һаман күкләрдә,

Син һаман берьялгыз.

Текәл дә күземә,

Серләшик, Зөһрә кыз.


Серләшик…

     Сер яши

Синең бар җаныңда.

Сүз бетми, ә инде

Китәсең таңында.


Ни гомер күтәреп,

Талгандыр беләгең.–

Алыймчы иңемә

Көянтә-чиләгең.


Хәл ал син утырып,

Ял итче аз гына.

Суз әйдә җырыңны

Кушылып сазыма.


Ялгыз ай ул – синең

Үз көең, үз өең.

Инде юк күптәннән

Дөньяда Үгиең.


Тулдың син җаннарга,

Сарылдың җырларга.

Ай нуры буйлатып

Төш әйдә җирләргә.


Саф җилләр укырлар

Мәхәббәт сүрәсен.

Төш әйдә, Зөһрә кыз –

Әй, сагыш сурәте.


Төш әйдә, йолдызлар

Сибелсен юлыңа.

Димләрбез без сине

Гади җир улына.


Туй итәр шаулатып

Җирләр дә, күкләр дә…

Дәшмисең. Һаман да

Син моңсу никләргә?


…Китерер аккошлар

Ап-ак туй күлмәгең –

Күкләрнең сиңа дип

Юллаган бүләген.


Бар галәм бары тик

Сөйләр күк шул хакта.

Хәтта ай үзе дә

Төшәр күк кунакка.


…Текәл дә күземә,

Серләшик, Зөһрә кыз.

Син һаман күкләрдә,

Син һаман берьялгыз.


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх