Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 30
I
Күрешкәнгә кадәр…
Оглавление(Цикл)
1. Хәбәр
Ул таңны?!
Ходайдан хәбәрдер.
Телефон: «Ул үлгән… Ул… Йөрәк…».
Урала-урала, муеныма
Сарылды телефон, иңрәп.
Иңемә башкаен салды да,
Дөньяга яңалык ачкан күк
И кочты юксына-юксына,
Син мине соңгы кат кочкан күк.
Минме бу? Әллә соң таш сынмы? –
Кыйбласын югалтты аяклар.
Капланып, бер ятим сабыйдай,
И үкси, и үкси гудоклар.
Тукталган сәгать тә. Вакытның
Агышы буталган. Урамда
Кара төн карынында туалмый
Интегә, интегә ал таң да.
Ул үлгән?..
Үрмәкүч күчедәй,
Миемә үрмәли мең сорау.
Абынсам, тынлыкның кочагы
Ул миңа бердәнбер утрау…
2. Бәхилләшү
Өй почмагын тырнап елады эт,
Чәйни-чәйни тимер зынҗырын.
Әйтеп йөримени безгә кайгы,–
Үз сукмагы аның, үз җыры.
Әйтеп йөримени безгә кайгы.
(Күмә аны салкын гүр генә.)
Бусагадан узды. Хуҗа булып
Кунаклады өйнең түренә.
Тутырып ачты зур күзләрен. Тынлык
Ышыкланыр почмак тапмады.
Куркуыннан дивардагы көзге
Ашыга-ашыга йөзен каплады.
Шартлап куйды ызба бүрәнәсе,
Кышкы салкын сукты диярсең.
Кем юатыр чормаларга ятып
Зар елаган ызба иясен?
Кем юатыр?..
Ясин чыга картлар,
Җан әрнүнең һич юк тынасы.
Бар да елый…
Бармакларга сыенып
Елый хәтта тәсбих анасы.
Күз яшенә буылып шыңшый ла эт,
Буйсынмыйча Тәңре-әмергә.
И теләде, хуҗасына килеп,
Соңгы тапкыр иркәләнергә.
Соңгы тапкыр…
Кыйблаларга карап
Укыймы ул соңгы сүрәсен?
Күзләреннән бага хуҗасының
Сеңеп калган соңгы сурәте…
3. Тынлык һушлыгы
...................................
...................................
...................................
...................................
4. Син утырткан бакча
Тагын килдем…
Син утырткан бакча
Мәрткә киткәнмени, шундый тын.
Әйтерсең лә монда һәр тарафка
Җәеп үткән үлем канатын.
Монда бар да сине көтә һаман.
(Аһ, көтүләр булыр күпкәме?!)
Яфраклардан син багасың, тоям
Үләннәрдә җаның типкәнен.
Изге кебек монда һәрбер нәрсә,
Сабый кебек бар да биләүдә.
Сукмакларда калган эзләреңә
Кагылырга кыймый җилләр дә.
«Никләргә син ялгыз килдең?» – Җилләр
Хәлем сорап керә куеныма.
Кайтсаң әгәр, кайтсаң, үрмә гөлләр
Сарылырлар иде муеныңа.
Көз генәме?
Бар да юксынудан
Хәсрәт ялкынында көяләр.
Син кайтыр дип, инде көз узса да,
Яфрак коймый тора чияләр.
Моң матәме тама яфраклардан,
Басып торам. Ялгыз. Шундый тын.
Әйтерсең лә монда һәр тарафка
Җәеп үткән үлем канатын.
5. Сагышка эндәшү
Син монда да килеп җиттеңмени,
Таба алмыйча әмәл түзәреңә?
Газраил күк һаман җаным сорап
Текәләсең минем күзләремә.
Ни телисең? Мә, ал. Ниләр булсын
Кисәү кебек көйгән өрәгемдә?
Син мәңгегә миндә калмакчымы,
Сары тирмәң корып йөрәгемдә?
Калдыр мине… Юл иясе кебек
Иярмәче сарылып тезләремә.
Өзел җаннан сары яфрак булып
Күмелеп ян таңгы эзләремдә.
Әверел көлгә… Атлап кермә бүтән
Җан-төрмәмнең салкын бусагасын.
Синең тының кагылып үтте мәллә? –
Ут ялмады тәрәз кашагасын…
6. «Чишмәләр челтери…»
Чишмәләр челтери: «Ул юк! Ул юк!»
Җилләр исә: «Кайтмас ул бүтән!»
Мин ышанмыйм, инәлепләр күккә,
Болытлардан ак хәбәр көтәм.
Елый-елый узды болытлар да:
«Юанычлар – бары үткәннәр».
Күк катында яшен бәргәләнде:
«Кире кайтмый анда киткәннәр!»
Хәбәр көтәм, хәбәр: «Ул исән!» – дип
Дәшми калмас берәү һич – дәшәр.
....................................
....................................
Мәңгелекне урап килде хәбәр:
«Күрешкәнгә кадәр…»