Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 31
I
Бер шагыйрә монологы
ОглавлениеЛ. Ш-га
Шулай, энем…
Очты китте яшьлек
Җилпи-җилпи яшел канатларын.
Язмышымның иңнәренә бәреп,
Канатымны күпме канатмадым!
Кагылдымы җанга канат җиле? –
«Кайтыр, димен, кайтыр», өмет өзми:
Колач җитмәс киңлекләргә карап,
Яшьлегемнең яшел кошын эзлим.
Эзлим аклыкларын хыялымның
Бер гөнаһсыз күңел күкләремнән.
«Гөнаһларым булса кичерегез»,–
Дип ярлыкау сорыйм инде кемнән?
…Узды гомер,
сыкрап ялгый-ялгый
Көнне-төнгә, төннәремне – көнгә.
Бер иярчен сыман бөтерелеп
Әйләнәмен галәм киңлегендә.
Әйләнәмен Шигырь киңлегендә,
Юк, җибәрми мине шигырь иле.
Узган гомерләрне хәтерләтә
Шигырь-фәрештәмнең канат җиле.
Ак күңелем җәеп килгән идем,
Балкытырга дөнья тарафларын.
Бу җиһанга аклык чәчә-чәчә
Каралдылар ап-ак канатларым.
Шигырь дигән тере суын эчеп,
Сусавымны бастым азга гына…
Бер канатым тарта йолдызларга,
Бер канатым – тәмуг газабына.
Шулай, энем…
Үтенепләр сорыйм
Тулган аем, йолдызларым белән:
Мең гомерем фида, бер Ходаем
Аермасын гына шигыремнән.